Бүген ТР Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышында депутатлар ЮНЕСКО исемлегенә кертелгән мәдәни мирас объектларын саклау мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.
Комитет рәисе урынбасары Людмила Рыбакова «Татарстан Республикасында мәдәни мирас объектлары турында» ТР Законына үзгәрешләр кертү хакында» ТР законы проектының бишенче чакырылыш Дәүләт Советы тарафыннан бу елның июлендә беренче укылышта кабул ителүен искәртте. Ул Бөтендөнья мирасы исемлегенә кертелгән мәдәни мирас объектларын саклау һәм файдалану өлкәсендәге мәсьәләләрне җайга салу максатларында эшләнде һәм аларның сакланышына, бөтенлегенә һәм чынлыгына өстәмә гарантияләр булдыруны күздә тота.
Закон проекты инициаторларының берсе, Парламент Рәисе урынбасары Татьяна Ларионова, Россия Федерациясенең Бөтендөнья мәдәни мирас объектларының 30ы Татарстанда урнашканын әйтте. Алар – Казан Кремле, Борынгы Болгар һәм Зөя утрау-шәһәрчеге.
«Татарстан – шулкадәр Бөтендөнья мәдәни мирас объектлары булган бердәнбер төбәк. Без аларны сакларга һәм алар белән шөгыльләнергә бурычлы. Татарстан Россиядә беренче булып ЮНЕСКО каршында булган халыкара йөкләмәләрне үтәү инициативасы белән чыкты», - диде ул.
Парламентарийлар документны хуплады һәм Дәүләт Советына аны икенче укылышта кабул итәргә тәкъдим итте.