1552 елда Казанны алганда һәлак булган сугышчыларга һәйкәл-гыйбадәтханәне реставрацияләү проекты декабрь аенда әзер булачак

2019 елның 14 октябре, дүшәмбе

Шимбә көнне, 12 октябрьдә, 1552 елда Казанны алганда һәлак булган сугышчылар һәйкәле янында Алабуга епискобы Иннокентий җитәкчелегендәге гыйбадәт узды. Сүз уңаеннан, чара Казансу ярында узды, чөнки дамбаны су баскан иде.

Бүгенше көндә храмның торышы канәгатьләндерерлек булмаганлыктан, гыйбадәт үткәрү кыенлаша. «Һәлак булган сугышчылар истәлегенә һәйкәл, 1822 ел, арх. Н. Ф.Алферов» федераль әһәмияттәне мәдәни мирас объектында ремонт-төзекләндерү эшләрен башкару Татарстан Республикасы мәдәни мирас объектларын саклау буенча комитетының контролендә.

Бу елда, контракт буенча, һәйкәл территориясен ныгыту эшләре төгәлләнәчәк. Моннан тыш, хәзерге вакытта лицензияләнгән оешма федераль әһәмияттәге объектны алга таба реставрацияләү өчен фәнни-проект документациясен эшләп чыгара. Комитет проектны эшләү нәтиҗәләре буенча реставрация эшләрен финанслауны сорап Россия Федерациясе Мәдәният министрлыгына мөрәҗәгать итәргә ниятли. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов боерыгы буенча, Казансу яр буе, туристлык-экскурсия күрсәтү сыйфатында урнаштыру максатыннан, һәйкәл янына керү юлы төзекләндереләчәк.

Хәзерге вакытта проект карарлары килешенүләр уза. Дәүләт хакимияте органнары объектның дини билгеләнеше буенча эшләвен тәэмин итүне  максат итеп куя.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International