«Смена» заманча мәдәният үзәгендә архитекторлар һәм урбанистлар өчен воркшоп башланды

2019 елның 7 октябре, дүшәмбе

Бүген Казанның «Смена» заманча мәдәният үзәгендә «Үзгәртеп кору. Җайлау. Саклап калу. Мәдәни мирас белән эшләү буенча Голландиянең тәҗрибәсе» дигән халыкара фәнни-гамәли конференция узды, аның кысаларында архитекторлар һәм урбанистлар өчен биш көнлек воркшоп оештырылды.

Биш көнлек воркшоп Казан архитекторлары һәм урбанистлары өчен оештырылган, - Голландия хезмәттәшләре белән бергә алар Иске Татар бистәсендә ике мәдәни мирас объектын үзгәртеп кору концепциясен эшләячәкләр.

Воркшопта катнашучыларга һәм экспертларга, җирле ландшафтны, хокукый һәм шәһәр төзелеше контекстын исәпкә алып, территорияне үстерү концепциясен һәм тарихи тирәлек белән эшләү өчен комплекслы карар формалаштырырга кирәк булачак. Эшләр Иске Татар бистәсе территориясендә урнашкан объектлар - зур мунча һәм Крестовниковлар заводы үрнәгендә башкарылачак.

«Смена» да 22 ноябрьгә кадәр барачак күргәзмәдә тарихи корылмаларны трансформация һәм җайлаштыру буенча егерме эш - Нидерланд, Россия, Германия, АКШ, Италия һәм Кытайда Голландия белгечләре тарафыннан эшләнгән һәм тормышка ашырылган архитектура һәйкәлләре һәм сәнәгать объектлары тәкъдим ителгән. Алар арасында – кунакханәгә әйләндерелгән су башнясы, китап кибетенә әверелгән чиркәү һ.б. бар. Килүчеләр өчен, шулай ук, әлеге объектларга, төрле һөнәр ияләренә багышланган интервьюлар һәм фильмнар әзерләнгән.

Күргәзмәне һәм воркшопны ачуда Казан Башкарма комитеты җитәкчесе Денис Калинкин, ТР Мәдәни мирас объектларын саклау комитеты рәисе Иван Гущин, ТР Президенты ярдәмчесе Наталия Фишман-Бекмамбетова, «Иске шәһәр» территориясе префекты Марат Усманов, мәдәният идарәсе башлыгы Азат Абзалов, архитектура һәм шәһәр төзелеше Идарәсе башлыгы Ирина Дябилкина, Парклар һәм скверлар дирекциясе җитәкчесе Марат Закиров һәм башкалар катнашты.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International