ЮНЕСКО объектлары белән идарә итү планнары расланды: мәдәни мирасны саклауга мөһим адымнар

2024 елның 28 ноябре, пәнҗешәмбе

ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы исемлегенә кергән уникаль мәдәни һәйкәлләрнең сакланышын тәэмин итү кысаларында аларны яклауга мөһим адым ясалды. Аерым алганда, ЮНЕСКО сагы астында булган барлык дүрт объект буенча да идарә планнары эшләнде һәм расланды. Бу РФ Мәдәният министрлыгы һәм хакимиятнең төбәк органнары белгечләре тырышлыгы белән мөмкин булды. Бу хакта ТР Мәдәни мирас объектларын саклау комитеты рәисе РФ Мәдәният министрлыгы коллегиясендә сөйләде.

Татарстан Республикасы мәдәни мирас объектларын саклау комитеты рәисе Иван Гущин саклау документларының илнең тарихи һәм мәдәни байлыгын саклау өчен әһәмиятен ассызыклады. Ул билгеләп үткәнчә, узган ел Россия Федерациясе Мәдәният министрлыгы тарафыннан өч төп объектның: Казан Кремленең, Болгар тарих-археология комплексының, Успение соборының сак зоналары чикләре расланган. Астрономия обсерваториясенең саклау зонасы Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының аерым карары белән расланды.

Бу мөһим документлар барлык кирәкле килештерүләрне узды һәм билгеләнгән процедуралар нигезендә рәсми рәвештә теркәлде. Иван Гущин мәдәни мирас объектларын саклау Департаментына һәм шәхсән аның җитәкчесе Роман Алексеевич Рыбалога әлеге мәсьәләләрне хәл итүдә югары профессионализм һәм оперативлык өчен рәхмәт белдерде.

"Мондый саклау документларының булуы мәдәни мирас объектларын саклап калуга һәм үстерүгә юнәлдерелгән эре инвестиция проектларын гамәлгә ашыру өчен ныклы нигез тудыра. Бу чаралар тарихи һәйкәлләрнең сакланышын тәэмин итү генә түгел, аларны алга таба өйрәнүгә һәм киң җәмәгатьчелек арасында популярлаштыруга да ярдәм итәчәк», - дип өстәде Иван Гущин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International