Иван Гущин Россия Федерациясе Мәдәният министрлыгыннан бүләк алды

2024 елның 27 ноябре, чәршәмбе

Мәдәни мирас объектларын саклау буенча ТР Комитеты рәисе Иван Гущин бүген Мәдәният үсешенә керткән зур өлеше һәм күпьеллык нәтиҗәле эше өчен Россия Федерациясе Мәдәният министрлыгының Мактау грамотасын алды.

Бүләкне РФ Мәдәният министрлыгының Мәдәни мирасны Дәүләт саклау департаменты директоры Роман Рыбало тапшырды.

"Бу безнең казанышларыбызны һәм мәдәни мирас объектларын саклауга керткән өлешебезне тану. Без эшебезнең шулай билгеләп үтелүе белән горурланабыз һәм бу юлда безгә ярдәм иткән һәркемгә рәхмәт белдерәбез. Без бергәләп тарихи һәйкәлләрне саклауга үз өлешебезне кертәбез", - диде Иван Гущин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International