4 сентябрь көнне сәгать 10 да «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында Kazan Digital Week 2024 форумы кысаларында мәдәни мирасны цифрлаштыруның актуаль мәсьәләләре буенча «наследие в цифре» III Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясен уздыру турындагы матбугат конференциясе узачак. Чарада Татарстан Республикасы мәдәни мирас объектларын саклау комитеты рәисе Иван Гущин катнашачак.
Казанда 1917 елга кадәр төзелгән 5 мәктәп бар. Бу тарихи биналар мәдәни мирас объектлары булып тора һәм дәүләт тарафыннан саклана.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев реставрацияләнгән «Әл-Мәрҗани» мәчетендә булдылар. Аларны Казан мэры Илсур Метшин, Татарстан Республикасының мәдәни мирас объектларын саклау комитеты рәисе Иван Гущин, Татарстан Республикасы мөфтие Камил Сәмигуллин, «Әл-Мәрҗани» мәчете имам-хатыйбы Мансур Җәләлетдинов озата йөрде.
Татарстан Республикасында граждан җәмгыяте институтларын үстерүгә керткән өлеш өчен Татарстан Республикасы Рәисе премиясен бирү комитеты 2024 елның 20 августыннан премиягә дәгъва кылу өчен документлар кабул итә башлау турында хәбәр итә.
Казанның Профсоюз урамында урнашкан, XVIII-XIX гасырларга караган элеккеге «Адонис» фабрикасының өч катлы бинасын мәдәни мирас объектларының бердәм реестрына кертү планлаштырыла. Хәзерге вакытта комитет тарафыннан дәүләт тарихи-мәдәни экспертизасы акты карала.
Чара бүген Баграж һәм Югары Нәлим авылларында узды. ТР Мәдәни мирас объектларын саклау комитеты рәисе Иван Гущин район халкына ЮНЕСКО мәдәни мирас объектлары, тарихи җирлекләр турында сөйләде, Зәй җирендә урнашкан истәлекле урыннарга да игътибар итте.
23 августта «Энергетик» мәдәният йорты базасында Зәй муниципаль районы мәгариф хезмәткәрләренең «Стратегик юнәлешләр: казанышлар, проблемалар, перспективалар контекстында Зәй муниципаль районы мәгариф системасын үстерү» темасына еллык август конференциясе узды. Конференция эшендә мәдәни мирас объектларын саклау буенча Татарстан Республикасы комитеты рәисе Иван Гущин да катнашты.
Казанның тарихи җирлеге сак предметына төзәтмәләр кертү проектын Татарстан Республикасы мәдәни мирас объектларын саклау комитеты каршындагы Фәнни-методик совет утырышында карадылар. Ул комитет рәисе Иван Гущин рәислегендә узды. Проектны «Мәдәни тикшеренүләр һәм экспертизалар үзәге» ҖЧҖ генераль директоры Юрий Гордеев тәкъдим итте.
Тиздән Каюм Насыйри урамындагы иң борынгы таш мәчетләрнең берсе зур күләмле реставрация эшләреннән соң яңартылачак.
Бүген Россиядә Дәүләт флагы көне билгеләп үтелә. 1991 елның 22 августында РСФСР Югары Советы ак, зәңгәр һәм кызыл тасмалардан ясалган милли флаг – триколор турында Карар кабул итә. Герб һәм гимн белән беррәттән ул күпмилләтле илебезнең суверенитетын, бердәмлеген һәм үзенчәлеген гәүдәләндерә.