Бүген Татарстан Республикасының мәдәни мирас объектларын саклау комитеты журналистлар өчен Гладилов урамындагы яңартылган Алафузов театры буенча матбугат туры уздырды. Комитет рәисе урынбасары Наталья Прохорова 2022 елгы янгыннан соң объектта аварияләргә каршы комплекслы чаралар һәм реставрация эшләре турында сөйләде. Ул Комитет барлык реставрация эшләрен координацияләде, дип хәбәр итте. Хәзерге вакытта театр бинасының күпчелек өлешендә ремонт-реставрация эшләре төгәлләнде.
Комитет белгечләре мәдәни мирасны саклауның барлык нормаларын һәм стандартларын үтәүне контрольдә тоттылар, аварияләргә каршы реставрация эшләрен башкару инициативасы белән чыктылар. Җимерелгән түбә һәм түшәмәләр сүтелде, фундамент көчәйтелде, стеналарны ныгыту һәм оригиналь архитектура детальләрен торгызу эшләре башкарылды.
Тарихи аналоглар кулланылган интерьерларны торгызуга аерым игътибар бирелде. Стеналар, түшәмнәр, тәрәзәләр һәм ишекләр реставрацияләнде, лепнина һәм сырлау кебек уникаль декоратив элементлар торгызылды.
ТР ГИСУ мәгълүматлары буенча, аварияләргә каршы һәм ремонт эшләренә 781 млн сум бүлеп бирелгән.
Театр 1898-1900 елларда танылган Казан архитекторы Л.К. Хрщонович проекты буенча сәнәгатьче И. И. Алафузов акчасына төзелә. Башта бина Халык йорты һәм эшчеләр өчен училище буларак уйланган. Революциядән соң, 1918-1924 елларда, ул Зареченск Эшчеләр театры дип атала башлый һәм Казанның «күрсәтмә» театры статусын ала. 1924 елдан театр Профсоюзлар карамагына күчә һәм эшчеләр сарае, ә соңрак җитен комбинаты клубы буларак эшли. XX гасырның соңгы дистә елларында биредә татар яшьләр театры урнашкан. 2020 елдан бинада «Созвездие-Йолдызлык» яшьләр театры урнашкан.
"Бүген Алафузов театры Казан халкы алдында яңартылган һәм яңадан тамашачыларны кабул итәргә әзер. Мәдәни мирас объектларын саклау комитеты, реставраторлар һәм төзүчеләр тырышлыгы белән әлеге мәдәни объект янә шәһәрнең архитектура һәйкәлләре арасында лаеклы урын алды", - диде Наталья Прохорова.