Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казанның тарихи үзәгендәге объектларны карады. Комитет җитәкчесе Иван Гущин озата йөрде.
Татарстан Республикасы Мәдәни мирас объектларын саклау комитеты «Инспектор» мобиль кушымтасын актив куллана. Ул күп профильле, тикшерү чараларын уздыру өчен дә, профилактик визитлар өчен дә кулланылырга мөмкин.
Татарстанда уникаль тугыз археология һәйкәле федераль әһәмияттәге объектлар сыйфатында мәдәни мирас объектларының бердәм дәүләт реестрына кертелде. Тиешле боерыкны РФ Мәдәният министрлыгы чыгарды.
Комитет заказы буенча дәүләт тарихи-мәдәни экспертизасы уздырылды – Казанның беренче социаль шәһәрчеген Россиянең тарихи һәм мәдәни һәйкәлләре реестрына кертү өчен уңай бәяләмә алынды. Хәзер 5,2 гектар мәйданлы бу уникаль квартал, истәлекле урын буларак, дәүләт тарафыннан өстәмә яклау табачак.
Балтач районында элеккеге Мортаза бай кунакханәсенең тарихи бинасында инъекцияләү ысулы белән фундаментны ныгыту буенча комплекслы чаралар башкарылган. Түбә тулысынча төзекләндерелгән, тарихи күренеш торгызылган һәм зарарланган элементлар алмаштырылган. Бинада музей экспонатларын саклау өчен оптималь температура-дым режимын тәэмин итә торган заманча җылыту системасы монтажланган.
Казанда XVIII гасыр ахыры – XIX гасыр уртасында архитектор Василий Кафтырев тарафыннан төзелгән «Архитектор М.П.Коринфский торак йорты» ачыкланган мәдәни мирас объектын, төбәк әһәмиятендәге объект буларак, Россия Федерациясе мәдәни мирас объектларының бердәм дәүләт реестрына кертү планлаштырыла.
Тарихи бинаны мәдәни мирас объектларының бердәм дәүләт реестрына кертәчәкләр. Сүз XIX йөзнең икенче яртысында төзелгән "Сәүдәгәр Юнысовлар һәм Үтәмешевларның сәүдә кибетләре" турында бара. Комплекс шәһәрнең тарихи үзәгендә Мәскәү урамы, 57/13 йорт адресы буенча урнашкан. Проект хәзерге вакытта коррупциягә каршы экспертиза уза.
Татарстан башкаласында «Наследие в цифре!" IV Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе уза. Ул "Kazan Digital Week 2025 кысаларында оештырылган. Анда федераль һәм республика хакимият органнары вәкилләре катнаша. «Татарстанның мәдәни мирасы» мәгълүмат системасын тәкъдир итү төп вакыйга булды, ул дәүләт органнары хезмәткәрләренә һәм тышкы кызыксынган кулланучыларга мәдәни мирас объектлары турында мәгълүматны системалаштырырга, сакларга, анализларга мөмкинлек бирәчәк.
Казанда 17-18 сентябрьдәмәдәни мирас объектларын цифрлаштыру мәсьәләләренә багышланга «Наследие в цифре!» IV Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе узачак. н. Ул Kazan Digital Week 2025 халыкара форумы кысаларында узачак. Бу хакта «Татар-информ» да узган матбугат конференциясендә мәдәни мирас объектларын саклау буенча Татарстан Республикасы Комитеты рәисе Иван Гущин сөйләде.
Бүген Татарстан Республикасының мәдәни мирас объектларын саклау комитеты рәисе Иван Гущин «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында матбугат конференциясе уздырды, анда тарихи биналарны реставрацияләү, программа чараларын гамәлгә ашыру, объектларны «бер сумга» сату һәм ташламалы кредитлау турында сөйләде.