Казанда 17-18 сентябрьдәмәдәни мирас объектларын цифрлаштыру мәсьәләләренә багышланга «Наследие в цифре!» IV Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе узачак. н. Ул Kazan Digital Week 2025 халыкара форумы кысаларында узачак. Бу хакта «Татар-информ» да узган матбугат конференциясендә мәдәни мирас объектларын саклау буенча Татарстан Республикасы Комитеты рәисе Иван Гущин сөйләде.
Конференциядә федераль һәм төбәк хакимият органнары, фәнни һәм проект оешмалары вәкилләре, шулай ук тарих һәм мәдәният һәйкәлләрен саклау өлкәсендә экспертлар катнашачак.
Чара кысаларында «Татарстанның мәдәни мирасы» мәгълүмати системасын тәкъдир итү үткәреләчәк, аны эшләү 2023 елда башланган һәм хәзер төгәлләнү стадиясендә. Система республика заказы буенча төзелә, аны шәһәр төзелеше эшчәнлеген тәэмин итүнең дәүләт мәгълүмат системасы (ГИС ОГД) һәм башка инструментлар белән интеграцияләү күздә тотыла.
Форумның беренче эш көне, 17 сентябрьдә, «Казан Экспо» МВЦда Kazan Digital Week чараларына багышланачак, ә 18 сентябрьдә конференция «Корстон»КСККда узачак.
Иван Гущин барысын да конференциягә чакырды һәм РФ Мәдәният министрлыгының Мәдәни мирасны Дәүләт саклау департаменты директоры Роман Рыбало сүзләрен китерде: «Татарстан Республикасы ярдәмендә бездә мәдәни мирасны цифрлаштыру өлкәсендә эшләнмәләр алмашу өчен бердәнбер мәйданчык барлыкка килде».
Теркәлү түбәндәге сылтама буенча мөмкин: https://naslediert.com/