Кремль урамы, 35а адресы буенча урнашкан, 1840 нчы елда төзелгән прозекторск часовнясы региональ әһәмияттәге мәдәни мирас объектлары реестрына кертеләчәк. Бина архитектор М.П. Коринфский проекты буенча төзелгән һәм Университет клиникасы каршындагы анатомик тикшеренүләр өчен билгеләнгән гәүдәләрне саклау өчен файдаланылган. Тарихи-мәдәни экспертиза объектның тарихи һәм архитектур кыйммәткә ия булуын күрсәтте.
Йорт Карл Маркс урамы 51/14 нче йорт адресы буенча урнашкан. Тарихи йорт 1871 елда архитектор Шмаков проекты буенча эклектика стилендә төзелгән. Йорт иске таш йорт һәм агач флигель урынында салынган. Татарстанның мәдәни мирас объектларын саклау комитеты тарихи бинада барлык реставрация эшләрен контрольдә тотты.
Татарстан башкаласында Мөштәри урамы, 14 адресы буенча урнашкан Оконишников йортында масштаблы реставрация эшләре төгәлләнде. XIX-XX гасырлар чигендә төзелгән бу тарихи йорт романтик модерн архитектура стиленең күренекле вәкиле булып тора һәм озак вакыт Казанның танылган сәүдәгәрләре һәм меценатлары Оконишниковлар гаиләсе өчен торак йорт булып хезмәт иткән. Аварияләргә каршы һәм реставрация эшләре Татарстанның мәдәни мирас объектларын саклау комитеты контролендә башкарылды.
ТР Мәдәни мирас объектларын саклау комитеты Яңа Кокшан авылында һөнәрчелек училищесын реставрацияләү проектын карый. Агач төзелеш сәнгате объектына бюджет инвестицияләре суммасы 40 млн сумнан артык тәшкил итәчәк.
Комитет хезмәткәрләре оператив мәгълүмат алу һәм бинага зыян күләмен алдан билгеләү өчен объектка бардылар.
Кайбер массакүләм мәгълүмат чараларында КНИТУ-КАИ тулай торагы бинасы турында дөрес булмаган мәгълүмат барлыкка килде. Ачыкланган мәдәни мирас объекты «Казан авиация институты (КАИ) тулай торагы бинасы», 1937 ел, архитектор И.Е. Чернядьев» дәүләт саклавыннан алынуы, аны җимерү турындагы мәгълүмат чынбарлыкка туры килми.
Россия Мәдәният министрлыгының Мәдәни мирасны Дәүләт саклау департаменты директоры Роман Рыбалко чәкчәкне Казанның тарихи җирлеген саклау объекты итәргә тәкъдим итте.
Татарстанда 2024 елда Мәдәни мирас объектларын проектлау һәм реставрацияләүгә 5,8 млрд сум юнәлдерелде. Бу хакта коллегиянең йомгаклау утырышында мәдәни мирас объектларын саклау буенча Татарстан Республикасы комитеты башлыгы Иван Гущин хәбәр итте.
Татарстанда реставраторлар әзерләү һәм реставрация материаллары җитештерү белән шөгыльләнәчәк комплекслы сәнәгать мәйданчыгы булдыру ихтыяҗы бар. Элегрәк республикада бу өлкәдә кадрлар әзерләү үзәген оештырырга омтылышлар булды, әмма әлегә алар уңышка ирешмәде. Бу хакта ТР Мәдәни мирас объектларын саклау комитеты рәисе Иван Гущин Комитет коллегиясенең йомгаклау утырышында белдерде.
Татарстан Республикасы премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева, Россия Федерациясе Мәдәният министрлыгының Мәдәни мирасны Дәүләт саклау департаменты директоры Роман Рыбало, "Россиянең һәйкәлләрне һәм истәлекле урыннарны саклау буенча халыкара Советының (ИКОМОС) милли комитеты" президенты Леонид Кондрашев, РФ Федераль Җыенының VIII чакырылыш Дәүләт Думасы депутаты Татьяна Татионова, ТР Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният комитеты рәисе, фән һәм милли мәсьәләләр буенча Айрат Зарипов Татарстан мәдәни мирас объектларын саклау комитетының «2024 елда Татарстан Республикасында мәдәни мирас объектларын саклап калу, алардан файдалану, аларны популярлаштыру һәм дәүләт саклавы буенча башкарылган эш һәм 2025 елга бурычлар турында»дигән темага йомгаклау коллегиясе утырышында катнашты.