Казанда архитектор Коринфский торак йортын мәдәни мирас объектлары реестрына кертәчәкләр

2025 елның 6 октябре, дүшәмбе

Казанда XVIII гасыр ахыры – XIX гасыр уртасында архитектор Василий Кафтырев тарафыннан төзелгән «Архитектор М.П.Коринфский торак йорты» ачыкланган мәдәни мирас объектын, төбәк әһәмиятендәге объект буларак, Россия Федерациясе мәдәни мирас объектларының бердәм дәүләт реестрына кертү планлаштырыла.

Бина Казанның тарихи үзәгендә Карл Маркс урамындагы 16 нчы йортта урнашкан. Документ объект территориясе чикләрен һәм аны саклау предметын раслауны күздә тота.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International