Татарстанда борынгы Биләр археологиясенең тугыз һәйкәлен федераль әһәмияттәге объектлар дип таныдылар

2025 елның 8 октябре, чәршәмбе

Татарстанда уникаль тугыз археология һәйкәле федераль әһәмияттәге объектлар сыйфатында мәдәни мирас объектларының бердәм дәүләт реестрына кертелде. Тиешле боерыкны РФ Мәдәният министрлыгы чыгарды.

Сүз борынгы Болгарның Биләр шәһәре тарихи округына керә торган «Биләр авылы I», «Биләр авылы II», «Биләр авылы III» «Балынгуз авылы I», «Балынгуз авылы II», «Балынгуз (Төрек) авылы III», «Балынгуз авылы IV», «Балынгуз авылы V», «Балынгуз авылы VI» объектлары турында бара. 

Объектлар X-XV гасырларга карый һәм борынгы Биләр торак комплексының тарихын чагылдыра, ул бүген археологик гына түгел, ә табигый тыюлык территориясе статусына да ия.

Һәйкәлләр Биләр шәһәрлегенең аерылгысыз өлеше булып торалар һәм Биләр агломерациясен тәшкил итүче борынгы җирлекләр составына керәләр. Ул интенсив җитештерү, сәүдә, транспорт һәм мәдәни элемтәләре булган катлаулы күп компонентлы системага берләшкән урта гасыр торак пунктларының җыйнак тупланмасыннан гыйбарәт. Биләр һәм аның тирәсендәге җирлекләр һөнәрчелек һәм авыл хуҗалыгы җитештерүенең барлык билгеләренә, үзенчәлекле сәяси институтларга һәм социаль мөнәсәбәтләргә ия.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International