Казан шәһәре Кави Нәҗми урамы 10 нчы йорт адресы буенча урнашкан “Грандотель- Свешников йорты, XIX гасырның 1нче яртысы, пристр. 1860 ел кунакханәсе” төбәк әһәмиятендәге мәдәни мирас объектында масштаблы реставрация үткәрелә. 2023 елдан реставраторлар гаять зур күләмле эшләр башкардылар. Бинада җимерелгән агач түшәмәләрне сүткәннәр, нигезнең фундаментларын һәм грунтларын ныгытканнар, гидроизоляция ясаганнар, бинаның таш конструкцияләрендәге ярыкларны инъекцияләгәннәр.
Бу бинаның тарихы XIX гасырның беренче яртысына барып тоташа, 1843 елгы янгыннан соң архитектор П. Г.Пятницкий аны майор А. Ф. Геркин өчен торгыза, 1849 нче елда йорт хуҗалыгы подпоручица А. Н. Пасмуровага күчә. Бу йортта медицина профессоры, шагыйрь Евгений Боратынскийның нәсел варислары белән туганлыкта булган атаклы Казан дворян фамилиясе вәкиле Николай Геркен яшәгән.
ТР Мәдәни мирас объектларын саклау комитеты Бөек Ватан сугышы чорында Казан шәһәренең эвакуация госпитальләрендә 1941-1945 елларда яралардан вафат булган Совет сугышчылары хөрмәтенә куелган һәйкәлгә мәдәни мирас объекты статусы бирү турындагы документларны раслады. Һәйкәл Россия Федерациясе халыкларының мәдәни мирас объектларының (тарих һәм мәдәният һәйкәлләренең) бердәм дәүләт реестрына кертелгән. Монументны мәдәни мирас итеп тану турындагы карар объектның тарихи әһәмиятен раслаган эксперт бәяләмәсенә нигезләнгән.
Сапугольцев утарының Рәхмәтуллин урамы/Профсоюз урамы, 8/11 адресы буенча урнашкан флигелендә торгызу эшләре төгәлләнде.
Әтнә районының Олы Мәңгәр авылында урнашкан сәүдәгәр Вәлиулла Бакиров утарының төп бинасын, XIX гасыр архитектура һәйкәлен реставрацияләү проекты экспертлар тарафыннан хупланды. Утар 1991 елдан төбәк (республика) әһәмиятендәге мәдәни мирас объекты булып тора һәм алпавыт утарлары һәм татар халык торагы сыйфатларын берләштергән провинциаль ампирның уникаль үрнәген тәшкил итә.
ТР Мәдәни мирас объектларын саклау комитеты рәисе Иван Гущин «Теләкләр чыршысы» Бөтенроссия хәйрия акциясен хуплады. Ул Нурлаттан 14 яшьлек Мария Евлахинаның хыялын тормышка ашырды.
Казанның Кремль урамы, 7 адресы буенча урнашкан «XVIII гасырда Шагыйрь Каменев Гаврила Петрович яшәгән йорт» Мәдәни мирас объектын реконструкцияләү төгәлләнде. 1744 елда архитектор Василий Кафтырев проекты буенча төзелгән ике катлы борынгы йортны ике ел торгызганнар. Эшләр мәдәни мирас объектларын саклау буенча Татарстан Республикасы комитеты контролендә башкарылды, ул барлык закон таләпләрен үтәүне тәэмин итте.
1968 елда төзелгән һәм Чистай шәһәрендә Карл Маркс урамында урнашкан Мемориал җирле (муниципаль) әһәмияттәге мәдәни мирас объекты дип танылган. Мәдәни мирас объектларын саклау буенча ТР комитеты боерыгында һәйкәл территориясе чикләре расланды, шулай ук монументның тарихи йөзен саклау өчен сак предметы билгеләнде. Димәк, ул махсус статус һәм яклау алачак.
«Тарихи хәтер» федераль проекты кысаларында «Иске Таш» мәчетендә комплексы реставрация эшләре төгәлләнде. Объектта торгызу эшләре 2021 елдан алып барылды. Федераль әһәмияттәге мәдәни мирас объектының рәсми исеме "Яңа Бистә мәчетен манаралы тәмамлау". Бина Гафури урамы, 34а йортында урнашкан.
2024 елда Бауман урамындагы Матбугат йортының интерьерларын җайлаштыру төгәлләнде. Бинада урнашкан кунакханә БРИКС саммитының рәсми делегацияләрен урнаштыру өчен әзерләнгән иде.