Хөрмәтле мәдәни мирас саклаучылар, кадерлеколлегалар, хәйриячеләр һәм тарихыбыз кадерлебулган кешеләр!
Сезне чын күңелдән Халыкара һәйкәлләр һәмтарихи урыннар көне белән котлыйбыз! Буүзенчәлекле бәйрәм безгә мәдәни мирасның үткәнһәм киләчәк арасындагы күпер буларак бәһасезәһәмиятен, киләчәк буыннар өчен тарихи хәтернесаклау өчен уртак җаваплылыгыбызны искәтөшерә.
Татарстан – бай тарихлы, Көнчыгыш һәмКөнбатыш мәдәниятләр үрелеп барган урын.
Республикада дәүләт саклавында булган алтымеңгә якын тарихи объект (5911) исәпләнә. Аерымстатуска ия 13 тарихи территория (җирлек) билгеләнде.
Татарстан ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасыныңдүрт объекты белән хаклы рәвештә горурлана, аларның һәрберсе кешелекнең уникаль байлыгынтәшкил итә:
1. Казан Кремле – мәдәниятләр һәм диннәрнеңкүп гасырлар буена үзара үрелеп баруыныңмәһабәт символы
2. Борынгы Болгар шәһәре – Идел буе Болгары чорының кыйммәтле шаһиты
3. Зөя утрау-шәһәрендәге Успение соборы һәммонастыре – православие архитектурасыныңкүренекле үрнәге
4. Казан университетының астрономия обсерваторияләре – дөньякүләм әһәмияткә ияфәнни фикерләр һәйкәле.
Бу мирасны киләчәк өчен саклаучыларныңкерткән өлешләрен истә тоту мөһим.
Бүген түбәндәгеләрне билгеләп үтәргә кирәк:
- реставраторлар, археологлар, тарихчылар эше, аларның тырыш хезмәте тарих битләрен тормышкакайтара;
- хәйриячеләрнең һәм меценатларның бәяләпбетергесез өлеше, аларның ярдәме мирасны саклаубуенча масштаблы проектларны тормышкаашырырга мөмкинлек бирә;
- дини оешмаларның культ билгеләнешендәгеобъектларны саклап калу буенча эшчәнлеге;
- шәһәрләребезнең һәм авылларыбызныңтарихи йөзен саклаучы волонтерлар һәм җирлехалыкның энтузиазмы.
Һәр торгызылган һәйкәл – тырыш хезмәт һәм үзҗиреңне чын күңелдән ярату нәтиҗәсе.
Бүген үсеп килүче буын белән эшләү бикмөһим. Белем бирү программалары, мастер-класслар, экскурсияләр һәм квестлар үткәрүяшьләрдә тарихка һәм мәдәнияткә хөрмәттәрбияләргә мөмкинлек бирә. Педагогларга, музей хезмәткәрләренә һәм волонтерларга бу мөһиммәгърифәтчелек миссиясе өчен рәхмәт белдерәбез.
Мәдәни мирасны саклау буенча игелеклемиссия төрле буын, мәдәният һәм дин кешеләренберләштерүне дәвам итсен!
Бары тик изге урыннарын саклаган һәм үткәненкадерләгән ил генә көчле!