Хөрмәтле мәдәни мирас саклаучылар, кадерле коллегалар, хәйриячеләр һәм тарихыбыз кадерле булган һәркем!
Сезне чын күңелдән Халыкара һәйкәлләр һәм тарихи урыннар көне белән котлыйбыз! Бу үзенчәлекле бәйрәм безгә мәдәни мирасның үткән һәм киләчәк арасындагы күпер буларак бәһасез әһәмиятен, киләчәк буыннар өчен тарихи хәтерне саклау өчен уртак җаваплылыгыбызны искә төшерә.
Татарстан – бай тарихлы, Көнчыгыш һәм Көнбатыш мәдәниятләре үрелеп барган Җир.
Республикада дәүләт саклавында булган алты меңгә якын тарихи объект (5911) исәпләнә. Аерым статуска ия 13 тарихи территория (җирлек) билгеләнде.
Татарстан ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасының дүрт объекты белән хаклы рәвештә горурлана, аларның һәрберсе кешелекнең уникаль байлыгын тәшкил итә:
1. Казан Кремле – мәдәниятләр һәм диннәрнең күп гасырлык үзара үрелеп яшәвенең мәһабәт символы
2. Борынгы Болгар шәһәре - Идел буе Болгар чорының кыйммәтле шаһиты
3. Зөя утрау-шәһәрендәге Успение соборы һәм монастыре – православие архитектурасының күренекле үрнәге
4. Казан университетының астрономия обсерваторияләре – дөньякүләм әһәмияткә ия фәнни фикер һәйкәле.
Бу мирасны киләчәк өчен саклаучыларның өлешләрен истә тоту мөһим.
Бүген билгеләп үтәргә кирәк:
- реставраторлар, археологлар, тарихчылар эше, аларның тырыш хезмәте тарих битләрен тормышка кайтара;
- хәйриячеләрнең һәм меценатларның бәяләп бетергесез өлеше, аларның ярдәме мирасны саклау буенча масштаблы проектларны тормышка ашырырга мөмкинлек бирә;
- дини оешмаларның культ билгеләнешендәге объектларны саклап калу буенча эшчәнлеге;
- шәһәрләребезнең һәм авылларыбызның тарихи йөзен саклаучы волонтерлар һәм җирле халыкның энтузиазмы.
Һәр торгызылган һәйкәл – тырыш хезмәт һәм үз җиреңне чын күңелдән ярату нәтиҗәсе.
Бүген үсеп килүче буын белән эшләү бик мөһим. Белем бирү программалары, мастер-класслар, экскурсияләр һәм квестлар үткәрү яшьләрдә тарихка һәм мәдәнияткә хөрмәт тәрбияләргә мөмкинлек бирә. Педагогларга, музей хезмәткәрләренә һәм волонтерларга бу мөһим мәгърифәтчелек миссиясе өчен рәхмәт белдерәбез.
Мәдәни мирасны саклау буенча игелекле миссия төрле буын, мәдәният һәм дин кешеләрен берләштерүне дәвам итсен!
Бары тик үз изге урыннарын саклаган һәм үткәнен кадерләгән ил генә көчле!