Бөтендөнья мәдәни мирас объектларын эшләтеп җибәрү буенча IV Халыкара студентлар проектлары конкурсында катнашучыларга Татарстан Республикасы Дәүләт киңәшчесе, ЮНЕСКОның Игелекле ихтыяр илчесе Минтимер Шәймиевнең сәламләү сүзе

2025 елның 18 апреле, җомга

Бөтендөнья мәдәни мирас объектларын алга җибәрү буенча студентлар проектларының IV Халыкара конкурсында катнашучыларга Татарстан Республикасы Дәүләт киңәшчесе, ЮНЕСКОның Игелекле ихтыяр илчесе Минтимер Шәймиевнең сәламләү сүзен бастырып чыгарабыз.

Сезне - Бөтендөнья мирасы объектларын саклау эшендә яшь һәм талантлы көрәштәшләребезне чын күңелдән сәламлим!

Шунысы куанычлы: быел әлеге яшь, әмма инде актив танылу һәм абруй казанган конкурс фән һәм мәдәниятне бәйләүче кызыклы темага багышлана: "В.П. Энгельгардт исемендәге астрономия обсерваториясен саклау һәм заманча файдалануга җайлаштыру».

Билгеле булганча, В.П. Энгельгардт исемендәге астрономия обсерваториясе -Казан федераль университетының 2023 елда ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы исемлегенә кертелгән ике обсерваториясенең берсе. Хәзерге вакытта бу исемлектә бер үк вакытта архитектура һәм фәнни кыйммәткә ия булган объектлар аз. Бу хәл Казан обсерваторияләренә аерым әһәмият бирә һәм конкурста катнашучыларга Бөтендөнья мирасы объектының аутентиклыгын һәм архитектура бөтенлеген саклап калу, шулай ук обсерваториянең башлангыч тикшеренү һәм агарту функцияләрен саклап калу өчен җитди җаваплылык йөкли.

 Шунысын да билгеләп үтәсем килә, тиздән 125 ел тулачак обсерватория тарихы объект территориясендә часовня астында ята торган бөек галимнәр, астрономнар һәм җәмәгать эшлеклеләре Василий Павлович Энгельгардт һәм Дмитрий Иванович Дубяго исемнәре белән тыгыз бәйләнгән. Обсерваториянең функциональ-пространство үсеше концепцияләре авторлары дөнья астрономия фәне хакына аларның дуслыгы һәм хезмәттәшлеге турындагы истәлекне мәңгеләштерүгә дә тиешле игътибар күрсәттеләр дип өметләнәбез.

 Әлбәттә, әлеге конкурс ЮНЕСКО объектлары белән нәтиҗәле идарә итүне оештыруда да, туристлык потенциалын үстерүдә дә гаять зур фәнни-гамәли әһәмияткә ия. Шул ук вакытта ул яшь буыннарда безнең халыкларның тарихына, мәдәниятенә һәм гореф-гадәтләренә карата кызыксыну һәм хөрмәт уятырга сәләтле булуы белән дә бик кадерле. Үз көчләрен һәм иҗади энергияләрен обсерваториябезнең яңа йөзен булдыруга багышлаган барлык командаларга зур рәхмәт. Сезгә - булачак галимнәр һәм белгечләргә без зур өметләр баглыйбыз. Конкурсны оештыручыларга да җитди фәнни һәм мәгълүмати ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерәсем килә.

Барыгызга да сәламәтлек, иминлек һәм яңа иҗади уңышлар телим!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International