Татарстанда 2025 елда ике мәчетне һәм ике чиркәүне торгызырга җыеналар

2025 елның 16 апреле, чәршәмбе

Татарстанда дини һәйкәлләрне торгызуга зур игътибар бирелә. Быел республикада проект эшләрен оештыру планлаштырыла. Бу хакта Татарстан Республикасының мәдәни мирас объектларын саклау комитеты рәисе Иван Гущин хәбәр итте.

Реставрация проектларын эшләү исемлегенә Минзәлә районының Дусай Кичү авылындагы 1902 елгы мәчет һәм Питрәч районының Шәле авылындагы 1895 елгы мәчет, Алексеевск районының Приозерная авылындагы 1883 елгы Троица Живоначальная чиркәве һәм Питрәч районының Янцевары авылындагы 1875-1884 елгы Покровская чиркәве кергән.

Гущин сүзләренчә, хәзерге вакытта төп бурыч инвесторлар эзләү һәм эшне мөмкин кадәр тизрәк башлау өчен бюджеттан тыш акчалар җәлеп итү.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International