XIX гасыр ахырындагы сәүдәгәрләр йортында реставрациядән соң заманча белем бирү үзәге урнашкан

2025 елның 2 сентябре, сишәмбе

Алабугада Емельяновның XIX гасырда төзекләндерелгән сәүдәгәрләр йортында урнашкан «Эврика» балалар музей-мәгариф үзәге ачылды. Бинаны реставрацияләү фундаментны ныгытуны, фасадны һәм интерьерларны торгызуны, заманча инженер системалары һәм җиһазлар урнаштыруны үз эченә алган.

Республика рәисе Рөстәм Миңнеханов балалар һәм яшьләр өчен яңа белем бирү киңлегенең әһәмиятен ассызыклады. "Без сыйфатлы белем бирү өчен кирәкле бөтен нәрсәне эшлибез. Мондый мәгърифәтчелек үзәге бик кирәк, аның кирәк булачагына шик юк. Биредә безнең төзүчеләр балалар, ата - аналар һәм педагоглар өчен шартлар тудырырга тырыштылар», - дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов ачылу тантанасында.

Үзәк заманча уку сыйныфлары, уен һәм экспозиция заллары, 3D-интерактивлы мультимедиа-аудиторияләр, сенсор витриналар һәм дөнья музейларына виртуаль керү мөмкинлеге белән җиһазландырылган. Проектны финанслауны Татарстан бюджеты һәм иганәчелек ярдәме тәэмин итте.

Реставрация процессын тикшереп торуны төбәкнең тарихи-мәдәни мирасын саклау һәм алга җибәрү белән шөгыльләнүче Татарстан Республикасы мәдәни мирас объектларын саклау комитеты гамәлгә ашыра.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International