74 яшендә күренекле архитектор Александр Дембичның гомере өзелә.
Татарстан Республикасы Чистай районында «Алексеевск-Әлмәт автомобиль юлының күпфункцияле зонасын төзү» объекты өчен бүлеп бирелә торган җир кишәрлекләренә тарихи-мәдәни экспертиза үткәрү кысаларында археологик разведкалар барышында тикшерүчеләр тарафыннан моңа кадәр билгеле булмаган «Татар Баганасы, 1 нче авыл» исеме алган археология һәйкәле ачыкланды. Һәйкәл X-XIV гасырларга карый.
Казанның Бауман урамында төбәк әһәмиятендәге 32 һәм 34 нче мәдәни мирас объектларында аварияләргә каршы эшләр дәвам итә. 1840 елларда төзелгән ике бина да классицизм үрнәкләре булып тора, әмма соңгы елларда авария хәлендә булган.
Биектау районының Айбаш авылында мәдәни мирас объекты булган борынгы агач мәчетне реставрацияләү эшләре актив бара. Түбәсе уртасында манаралы мәчет-XIX гасырның XX гасыр башы авыл агач мәчетләре архитектурасы үрнәге.
17 гыйнварда Татарстан Республикасының мәдәни мирас объектларын саклау комитеты рәисе Иван Гущин телеканалга тарихи корылманы торгызуның барышы турында җентекләп сөйләде.
16 гыйнварда Зәй районына эш сәфәре кысаларында мәдәни мирас объектларын саклау комитеты рәисе ике чарада катнашты. Зәй район электр челтәрләре хезмәт коллективы белән очрашты, шулай ук Россия Эчке эшләр министрлыгының Зәй районы буенча бүлегендә узган киңәшмәдә катнашты.
Казан шәһәре Кави Нәҗми урамы 10 нчы йорт адресы буенча урнашкан “Грандотель- Свешников йорты, XIX гасырның 1нче яртысы, пристр. 1860 ел кунакханәсе” төбәк әһәмиятендәге мәдәни мирас объектында масштаблы реставрация үткәрелә. 2023 елдан реставраторлар гаять зур күләмле эшләр башкардылар. Бинада җимерелгән агач түшәмәләрне сүткәннәр, нигезнең фундаментларын һәм грунтларын ныгытканнар, гидроизоляция ясаганнар, бинаның таш конструкцияләрендәге ярыкларны инъекцияләгәннәр.
Бу бинаның тарихы XIX гасырның беренче яртысына барып тоташа, 1843 елгы янгыннан соң архитектор П. Г.Пятницкий аны майор А. Ф. Геркин өчен торгыза, 1849 нче елда йорт хуҗалыгы подпоручица А. Н. Пасмуровага күчә. Бу йортта медицина профессоры, шагыйрь Евгений Боратынскийның нәсел варислары белән туганлыкта булган атаклы Казан дворян фамилиясе вәкиле Николай Геркен яшәгән.
ТР Мәдәни мирас объектларын саклау комитеты Бөек Ватан сугышы чорында Казан шәһәренең эвакуация госпитальләрендә 1941-1945 елларда яралардан вафат булган Совет сугышчылары хөрмәтенә куелган һәйкәлгә мәдәни мирас объекты статусы бирү турындагы документларны раслады. Һәйкәл Россия Федерациясе халыкларының мәдәни мирас объектларының (тарих һәм мәдәният һәйкәлләренең) бердәм дәүләт реестрына кертелгән. Монументны мәдәни мирас итеп тану турындагы карар объектның тарихи әһәмиятен раслаган эксперт бәяләмәсенә нигезләнгән.
Сапугольцев утарының Рәхмәтуллин урамы/Профсоюз урамы, 8/11 адресы буенча урнашкан флигелендә торгызу эшләре төгәлләнде.