2025 елда Татарстан Республикасы Минзәлә районы территориясендә эзләнү-археология эшләре вакытында таш гасыр чоры (б.э. к. V-III меңьеллык) тарихын чагылдырган һәм Иртә Болгар чоры (IX-X гасыр башы) мәдәни катламнарын үз эченә алган күп катлы һәйкәлдә тикшеренүчеләр көмеш пластинадан шаблон буенча киселгән һәм 2,1×2 һәм 2×1,9 см зурлыктагы квадрат рәвешендә «тартма» итеп җыелган, зур булмаган куыш стеналары арасында тар пластинкалы заглушкалар белән ябыла торган үзенчәлекле эшләнмәләр – амулетлар тапканнар.
Археолог-тикшеренүчеләр бу эшләнмәләрне монгол чорына кадәрге Болгар зәркән сәнгатенә кертәләр. Бу асылмаларны ясаганда зәркән эретеп ябыштыру, бөртекләр, сканя рәвешендәге филиграннар, кабыргасына беркетелгән юка металл тасмасыннан каста һәм рифление техникасы кулланылган. Табылган амулетлар югары сыйфатлы көмештән эшләнгән (96,12% һәм 91,27%). Бәлки, эшләнмәләргә алтын йөгертелгән булгандыр (эшләнмәләр өслегендә 0,42 һәм 0,47% алтын бар).
Бу эшләнмәләргә охшаш әйберләр бик аз. Биләр шәһәрлеген казу вакытында шундый ике бизәк һәм Пенза өлкәсендәге Золотарево шәһәрлегендә бер бизәк табылган.
Амулет савытлары табылган урында элегрәк җирләү йоласы үзенчәлекләре, шулай ук әйберләр буенча IX гасыр ахыры – X гасыр башы белән даталанган каберлекләр өйрәнелгән булган. Бу датировкага бу һәйкәлдә элегрәк ачыкланган муенса элгече дә каршы килми, аның аналогияләре шул исәптән Дунай территориясендәге венгрларның «ватанлы булу» комплексларында да бар. Шулай итеп, территориядә табылган бөртекле-филигранлы бизәнү әйберләре – амулетлар мондый бизәнү әйберләренең иң борынгы төрләре булып тора. XII гасырда Болгар дәүләтенең эре шәһәр үзәкләрендә амулетлар беркадәр башкачарак техникада – бөртексез, филигрансыз һәм кастасыз, ләкин кара һәм крин рәвешендәге гравировкалар белән ясалган. Алга таба бу эшләнмәләр, мөгаен, Коръән савытларына эволюцияләнгәннәрдер.