Татарстан Республикасы Мәдәни мирас объектларын саклау комитеты «Дворян Лебедевлар династиясенең кече хуҗалык йорты»н мәдәни мирас объектлары реестрына кертүне карый.
XIX гасыр ахыры – XX гасыр башында төзелгән агач бина Кукмара муниципаль районының Лубян авылында урнашкан.
Төзелешнең гомуми архитектура стиле XIX гасыр ахыры – XX гасыр башы «модерн» стилистикасының декоратив бизәлештә рус агач архитектурасы традицияләре һәм композицион төзелештә классицизм элементлары белән ярашуының күренекле үрнәге булып тора.
Йорт җир биләүчеләр, сәнәгатьчеләр һәм хәйриячеләр булган атаклы дворян Лебедевлар нәселе белән бәйле.
Лебедевлар нәселе төбәк үсешендә төп роль уйнаган. Лубянда сәнәгать предприятиеләре нигезләнә. Лебедевлар нәселенең соңгы вәкиле Михаил Александрович була, ул лубянлыларны бакчалары, парклары һәм экзотик үсемлекләре булган дворян оясына әйләндерә. Революциягә кадәр бистә «Лебедев дачасы» исемен йөрткән.
ХХ гасырның 20 нче елларында объектны урман техникумының татар әзерлек курслары укучыларына бирәләр. 1939 елдан йортның бер өлешен балалар бакчасы биләгән (2019 елда ябылган).