Комитет тарафыннан Чистай шәһәрендә шартлы бәягә сатылган мәдәни мирас объектының фәнни-проект документациясе килештерелде

2026 елның 13 феврале, җомга

ТР Мәдәни мирас объектларын саклау комитеты тарафыннан Татарстан Республикасы, Чистай муниципаль районы, Чистай шәһәре, Карл Маркс ур., 22 йорт, лит. А адресы буенча урнашкан «Шәһәр утары», XIX гасыр ахыры – XX гасыр башы, региональ әһәмияттәге мәдәни мирас объекты составына керүче «Төп йорт», XIX гасыр ахыры – XX гасыр башы, мәдәни мирас объектын саклап калуга фәнни-проект документлары расланды.

Бу бинаның тарихи йөзен торгызуга юнәлдерелгән реставрация эшләрен башкарырга мөмкинлек бирәчәк. Проект XIX гасыр ахыры – XX гасыр башына хас уникаль архитектура элементларын саклауны күздә тота. Шулай ук агач тәрәзә тоташтырмаларын сакланган тарихи үрнәкләр буенча башкарылган яңаларына торгызу; сакланган үрнәкләр буенча тарихи урында су агызу торбаларын урнаштыру; терәк конструкцияләрне көчәйтү; түбә япмасын торгызу – фальц түбә; югалган мичләрне торгызу.

Бу мисал тарихи объектларның сумга сату механизмы буенча икенче тормыш алуын күрсәтә. Мондый инициативалар, һәйкәлләрне саклау буенча барлык закон таләпләрен үтәгән очракта, Татарстанның архитектура мирасын саклап калып, аларга яңа тормыш мөмкинлеген бирә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International