ТР Мәдәни мирас объектларын саклау комитеты Гомуми юрисдикциядәге дүртенче апелляция судына, хакимият органы суд эксперты нәтиҗәләре белән килешмәгәнлектән, кабат экспертиза билгеләү турындагы үтенеч белән мөрәҗәгать итте.
Суд Комитет позициясен хуплады һәм XIX гасырның «Нарышкиннар-Паулуччи утары паркы» региональ әһәмияттәге мәдәни мирас объектының саклау статусы турындагы эш буенча кабат суд экспертизасын билгеләде. Аны Мәдәни мирас милли тикшеренү институты үткәрәчәк.
Эксперт оешмасы моңа кадәр башка суд эксперты (В.А. Авдеев) җавап биргән сорауларга җавап бирергә тиеш, шул исәптән «Нарышкиннар-Паулуччи утары паркы»н Россия Федерациясе халыкларының мәдәни мирас объектларының, тарихи һәм мәдәни һәйкәлләренең бердәм дәүләт реестрына кертү нигезлеме, дигән сорауга да.
Исегезгә төшерәбез, парк урнашкан җир кишәрлеге милекчесе апелляция инстанциясендә элегрәк Комитетның региональ әһәмияттәге мәдәни мирас объекты статусын бирү турындагы карарын хуплаган Татарстан Республикасы Югары Суды карарына шикаять бирде.
Әлеге карар Россия Федерациясе Мәдәният министрлыгы тарафыннан аттестацияләнгән эксперт тарафыннан төзелгән дәүләт тарихи-мәдәни экспертизасының уңай бәяләмәсе нигезендә кабул ителгән.
Нарышкиннар-Паулуччи утары паркы Татарстанның Югары Ослан районы Ключище авылында урнашкан. Аңа XVIII гасыр ахыры – XIX гасыр башында Нарышкиннарның борынгы дворян нәселе вәкилләре нигез сала, алар арасында император Петр Беренченең әнисе Наталья Кирилловна Нарышкина да була. Соңрак утарга Паулуччи Итальян нәселе хуҗа була.