ЯҢАЛЫКЛАР


23
гыйнвар, 2026 ел
җомга

Балтачның Ленин урамы, 28 адресы буенча урнашкан «Мортаза байның киез итек фабрикасы бинасы» мәдәни мирас объекты буларак танылган тарихи бина яңа милекчегә сатылган. Бинаның хәзер канәгатьләнерлек хәлдә булмавын (аварияле) исәпкә алып, мәдәни мирас объекты ташламалы бәядән хосусыйлаштырылган (башлангыч бәясе 1 сумнан). Тиешле статус  Наследие.Дом.РФ платформасы сайтындагы лот битендә барлыкка килгән.


16
гыйнвар, 2026 ел
җомга

Менделеевск шәһәре, Гассар урамы, 1 йорт адресы буенча урнашкан, 1870 елда төзелгән «П. К. Ушков и К» ширкәтенең завод конторасы» мәдәни мирас объектын комплекслы реставрацияләү эшләре дәвам итә.


14
гыйнвар, 2026 ел
чәршәмбе

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгын бәйрәм итү кысаларында Татарстан Республикасы тарихи хәтерне саклауда мөһим адым ясады.


31
декабрь, 2025 ел
чәршәмбе

Хөрмәтле хезмәттәшләр, Татарстан Республикасы халкы, дуслар! Мәдәни мирас объектларын саклау комитеты исеменнән һәм шәхсән үз исемемнән сезне якынлашып килүче 2026 ел белән чын күңелдән котлыйм! Узып баручы ел безнең кыйммәтле тарихи-мәдәни байлыгыбызны саклау өлкәсендә мөһим вакыйгалар белән билгеләп үтелде. Күп очракта бу казанышларга Татарстан Республикасы җитәкчелегенең даими игътибары һәм һәрьяклап ярдәме нәтиҗәсендә ирешелде.


30
декабрь, 2025 ел
сишәмбе

Зеленодольск районында Зөя утрау-шәһәрчегеннән ерак түгел, Комитет таләбе буенча хуҗалык үзләштерүенә бирелгән кишәрлеккә үткәрелгән тарихи-мәдәни экспертиза барышында Мәҗен дип аталган җирлек табылган.

Чаллыдагы «Родина-Мать» мемориаль комплексы рәсми рәвештә мәдәни мирас объектлары реестрына керде. Казан скульпторы Илдар Ханов ясаган әлеге уникаль һәйкәл 1975 елның 9 маенда, сугыш беткәннән соң нәкъ 30 ел узгач ачылган, ул Бөек Ватан сугышы корбаннарын искә алу символы булып тора.


29
декабрь, 2025 ел
дүшәмбе

«П.П. Деева – П.А.Манасеин йорты – XIX гасыр башы Казан университеты типографиясе бинасы» (Дзержинский ур., 3) мәдәни мирас объектын комплекслы реставрацияләү эшләре төгәлләнеп килә, ул Россиядә мәгариф һәм басма матбугат тарихы өчен уникаль кыйммәткә ия.

Татарстан Республикасының Мәдәни мирас объектларын саклау комитеты 1975 елда төзелгән ачыкланган «Революция көрәшчеләре - большевикларга һәйкәл» мәдәни мирас объектын тарих һәм мәдәният һәйкәлләренең бердәм дәүләт реестрына кертү турында боерык чыгарды.


24
декабрь, 2025 ел
чәршәмбе

Бүген «Теләкләр чыршысы» Яңа ел акциясе кысаларында Татарстан Республикасы Мәдәни мирас объектларын саклау комитеты рәисе Иван Гущин Имәнлебаш авылында яшәүче 16 яшьлек Венера Мөхәммәдиева хыялын тормышка ашырды. Кыш Бабай, Кар Кызы һәм Югары Шепкә авыл җирлеге башлыгы Лилия Камалиева белән бергә ул Венера тәрбияләнә торган гаиләдә булды, барысын да якынлашып килүче Яңа ел белән котлады һәм кызга кадерле бүләкләрне тапшырды.

Казанның Мирный бистәсендәге 173 нче мәктәпнең 11 яшьлек укучысы Игорь Перетрухин Татарстан Республикасының Мәдәни мирас объектларын саклау комитеты рәисе Иван Гущин белән әңгәмә үткәрде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International