Казанда Казан Богородица ирләр монастыре комплексына керүче Никола Тульский чиркәвен масштаблы реставрацияләү эшләре бара

2025 елның 27 июне, җомга

Гыйбадәтханә 1816 елда төзелгән һәм могҗизалы Казан Алла Анасы иконасының тору урыны булган. 1941 елда җимерелә һәм тәмәке фабрикасы итеп үзгәртеп корыла. Әле күптән түгел генә ташландык хәлдә, авария хәлендә була. Бүген биредә масштаблы реставрация бара, гыйбадәтханәне хәрабәләрдән торгызалар. Комитетның Вконтакте һәм телеграмм социаль челтәрләрендә бу искиткеч архитектура һәйкәленең видео һәм фотоларын сезнең белән уртаклашабыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International