Хәзерге вакытта Россия Федерациясе Хөкүмәте тарафыннан 2025-2045 елларга «Россия Федерациясе халыкларының мәдәни мирас объектларын саклап калу» программасын раслау планлаштырыла. Комитетка, җирле үзидарә органнары белән бергәләп, мәдәни мирас объектларын саклап калу буенча төбәк ярдәмче программасын актуальләштерергә кирәк. Бу хакта ведомство рәисе Иван Гущин ТР Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышында хәбәр итте.
Программа күрсәткечләренә реестрга кертелгән, канәгатьләнерлек хәлдә булган объектлар өлеше; 2030 елга объектларны канәгатьләнерлек хәлгә китерү, шул исәптән «ДОМ.РФ» АҖ катнашында, объектларны хуҗалык әйләнешенә җәлеп итү; мәдәни мирас объектларын саклау буенча башкарыла торган эшнең нәтиҗәлелегеннән гражданнарның канәгатьлек дәрәҗәсе; расланган территорияләр чикләренең, сак предметларының саныһәм тарихи җирлекләрнең шәһәр төзелеше регламентлары кертеләчәк.
Гомумән алганда, Татарстанда бүген 6 меңгә якын (5957) саклана торган объект дәүләт саклавында. РФ халыкларының мәдәни мирас объектларының бердәм дәүләт реестрына федераль әһәмияттәге 446 объект, төбәк әһәмиятендәге 1,1 мең һәм җирле әһәмияттәге 369 объект керә. Шулай ук республика территориясендә 3398 ачыкланган объект урнашкан (612 - архитектура һәм шәһәр төзелеше объектлары, мемориаль объектлар, 2 786 - археология объектлары). Аерым уникаль территорияләргә аерым статус бирелгән. Республика территориясендә 13 тарихи җирлек бар: аларның 11е - Төбәк әһәмиятендәге - Казан, Биләр, Болгар, Бөгелмә, Буа, Лаеш, Мамадыш, Менделеевск, Минзәлә, Зөя һәм Тәтеш, ә 2се - федераль әһәмияттәге (Чистай һәм Алабуга шәһәрләре). Саклана торган архитектура һәйкәлләренең 70% ка якыны нәкъ менә тарихи җирлекләрдә тупланган. Объектларны инвентаризацияләү системалы нигездә башкарыла һәм нәтиҗәдә мәдәни мирас объектлары исемлеге тулылана.