Иван Гущин Тарихи җирлекләрнең төп проблемалары турында сөйләде

2025 елның 9 июле, чәршәмбе

Мәдәни мирас объектларын саклау буенча Татарстан Республикасы Комитеты рәисе Иван Гущин бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышында Россия буенча Тарихи җирлекләрнең төп проблемалары турында сөйләде.

Мондыйларга мәдәни мирас объектларын һәм мохит төзелешен торгызуга финанс ресурсларының булмавын кертергә мөмкин. Шулай ук проблемаларның берсе-нык тузганлык, шәһәр инфраструктурасының (юллар, тышкы челтәрләр, төзекләндерү) сыйфатсызлыгы һәм аны реконструкцияләүгә капитал салулар булмау.

Моннан тыш, саклау зоналарының тулы күләмдә расланган чикләре, территорияләрдән файдалануның төгәл режимнары булмау, җәлеп итәрлек туристлык продуктларының булмавы, муниципаль дәрәҗәдә ресурсларның һәм компетенцияләрнең җитәрлек булмавы проблема булып тора.

Иван Гущин әлеге мәсьәләләрне хәл итү һәм теләгән нәтиҗәгә ирешү өчен кыска вакытлы перспективада бары тик комплекслы якын килү таләп ителә, дип ышана.

Иван Гущин сүзләренчә, Татарстан Республикасында билгеләнгән проблемаларны хәл итүдә «Татарстан Республикасы мәдәниятен үстерү» озак сроклы дәүләт программасы ярдәм итә, аның состав өлеше булып мәдәни мирас объектларын саклау буенча тиешле ярдәмче программа тора.

Республикабыз рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән мәдәни мирасны саклау чаралары финанслау белән ныгытылды. Күчемсез милек объектларының статусын билгеләү, мәдәни мирас объектлары территорияләрен саклау зоналары һәм чикләре проектларын эшләү һәм агач төзелеш сәнгатенең мәдәни мирас объектларын саклап калуга документлар эшләү өчен дәүләт тарихи-мәдәни экспертизасын уздыру чаралары оештырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International