14-15 ноябрьдә "Казан Экспо"да «Ребус. Агломерацияләр: Тәҗрибә. Мөмкинлек. Чакырулар» форумы узачак

2024 елның 13 ноябре, чәршәмбе

Быел форум 23 илдән, шулай ук РФнең 60 субъектыннан катнашучыларны җыеп, халыкара форматка ия булачак.

Агломерацияләрнең мастер-планнарын гамәлгә кертү, мәнфәгатьләрне Килештерү алымнары турында фикер алышуга аерым игътибар биреләчәк. Шулай ук территорияләр үсешенә комплекслы якын килүнең мөһим элементы буларак тарихи-мәдәни мирас темасын да тикшерәчәкләр. 

Әлеге ресурстан нәтиҗәлерәк файдалануны тәэмин итү өчен барлык кызыксынган якларның, шул исәптән инвесторларның, экспертларның һәм җирле халыкның фикерен исәпкә алу мөһим.

«Форумдагы фикер алышуларның нәтиҗәләре безгә агломерацияләрнең динамик үсеше шартларында тарихи мирасыбызны саклап калырга ярдәм итә торган гамәли тәкъдимнәр һәм инструментлар эшләргә мөмкинлек бирер дип өметләнәбез», - диде мәдәни мирас объектларын саклау буенча Татарстан Республикасы Комитеты рәисе Иван Гущин.

Моннан тыш, «РЕБУС» форумы «РОСТКИ» форумы белән бер мәйданчыкта уздырылачак, аның чараларына да килергә мөмкин булачак.

Форумның тулы программасы белән сайтта танышырга була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International