Гаилә елында сезне 30 ел мәдәни мирас объектларын бергә саклау белән шөгыльләнүче Нестеренко гаиләсе белән таныштырабыз

2024 елның 14 ноябре, пәнҗешәмбе

Гаилә елында мәдәни мирас объектларын саклауга гомерләрен багышлаган искиткеч гаиләләр турында сөйлибез.

Бүген Сезнең белән Наталья Владимировна һәм Игорь Михайлович Нестеренконың гаилә тарихы белән уртаклашырга телибез, быел аларның гаиләсе оешуына 30 ел тула.

Алар «Казан Кремле» музей-тыюлыгын булдыру һәм ансамбль һәйкәлләрендә реставрация эшләре башлану белән бәйле археологик эшләр вакытында танышканнар.

Икесе дә 30 елдан артык мәдәни мирас объектларын саклау өлкәсендә эшлиләр. Ирнең стажы-35 ел, хатынның стажы - 33 ел. Игорь Михайлович Татарстан АССР Мәдәният министрлыгында күчемсез тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне саклау һәм куллану буенча җитештерү төркеменең өлкән архитекторы булып хезмәт иткән, анда 22 ел эшләгән, карьера үсеше баскычларын белгечтән алып министр урынбасарына кадәр узган, ә хәзер ул дәүләт тарихи-мәдәни экспертизасын үткәрү буенча эксперт.

Наталья Владимировна Казан шәһәре Башкарма комитетының архитектура һәм шәһәр төзелеше идарәсенең һәйкәлләрне саклау бүлеге хезмәткәре булып эшли.

Аларның бергәләп ял итү, гаилә төшке ашлары, театрга бару һәм сеңлесе Софияне тәрбияләүдә катнашу традицияләре бар.

“Бәхетле гаилә тормышы өчен ышаныч, компромисс таба белергә кирәк", - дип уртаклашты Игорь Михайлович.

Нестеренко гаиләсенә бәхет, иминлек, үзара аңлашу, сәламәтлек һәм яхшылык телибез!

Исегезгә төшерәбез, Россия Президенты Владимир Путин Россиядә 2024 елны Гаилә елы дип игълан итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International