ТР Мәдәни мирас объектларын саклау комитеты Мергасов Йортындагы янгынны шәрехләде

2024 елның 13 ноябре, чәршәмбе

Бүген республика өчен әһәмиятле мәдәни мирас объектында - 1928 елда төзелгән Мергасов йортында янгын чыккан. Бина Казан шәһәренең Дзержинский урамындагы 18 нче йортта урнашкан. 

Комитет хезмәткәрләре оператив мәгълүмат алу һәм бинага зыян күләмен алдан билгеләү өчен объектка бардылар.

Янгын дүртенче катта чыккан, янгын сүндерү расчетлары килгән вакытка аның мәйданы 3 кв.метр тәшкил иткән. Янгын локальләштерелгән һәм сүндерелгән. Беренчел мәгълүматлар буенча, чүп янган.

"Мәдәни мирас объектларын саклау буенча ТР Комитеты вакыйга урынына чыкты. Янгын мәйданы зур түгел иде, янгын оператив рәвештә сүндерелде. Вәзгыять тотрыкланды. Янгынның сәбәпләре ачыклана, вәзгыятьне без контрольдә тотабыз. Милекче белән бина территориясенә киләчәктә чит затларның үтеп керүенә юл куймау чаралары карала", - дип хәбәр итте комитет рәисе Иван Гущин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International