1968 елда төзелгән һәм Чистай шәһәрендә Карл Маркс урамында урнашкан Мемориал җирле (муниципаль) әһәмияттәге мәдәни мирас объекты дип танылган. Мәдәни мирас объектларын саклау буенча ТР комитеты боерыгында һәйкәл территориясе чикләре расланды, шулай ук монументның тарихи йөзен саклау өчен сак предметы билгеләнде. Димәк, ул махсус статус һәм яклау алачак.
Татарстанның мәдәни мирас объектларын саклау комитеты хезмәткәрләре Бөек Ватан сугышы белән бәйле барлык һәйкәлләрне Җиңүнең 80 еллыгына әзерләү максатында тикшерәләр һәм инвентаризациялиләр. Кайбер каберлекләр сак астына алына, шулай ук ремонтлана, тиешле хәлгә китерелә.