Казандагы "Иске Таш" мәчетендә реставрация эшләре төгәлләнде

2024 елның 25 декабре, чәршәмбе

«Тарихи хәтер» федераль проекты кысаларында «Иске Таш» мәчетендә комплексы реставрация эшләре төгәлләнде. Объектта торгызу эшләре 2021 елдан алып барылды. Федераль әһәмияттәге мәдәни мирас объектының рәсми исеме "Яңа Бистә мәчетен манаралы тәмамлау". Бина Гафури урамы, 34а йортында урнашкан.  

Мәдәни мирас объектларын саклау буенча Татарстан Комитеты рәисе Иван Гущин сүзләренә караганда, реставрация барышында демонтаж эшләре башкарылган, беренче катта грунт казылган, кара идәннәр корылган, фундамент һәм цоколь стеналарын горизонталь гидроизоляцияләү, цоколь һәм фундаментларның кирпеченә инъекция ясалган, беренче катның стеналары һәм гөмбәзләре торгызылган, кирпеч цоколь һәм фундаментлар салынган, нигез грунтлар көчәйтелгән.

Манараны, түбәләрне, фасадларны комплекслы реставрацияләү, эчке инженерлык челтәрләрен капиталь ремонтлау һәм җайлаштыру, агач һәм металл баскычларны торгызу, агач эшләнмәләрен (тәрәзә һәм ишекләрне) ясау һәм монтажлау, интерьерларны (түшәмнәрне, идәннәрне, стеналарны, лепня декорын) реставрацияләү, манараның тәрәзәләрен реставрацияләү, яктырту җайланмаларын, системаны монтажлау тәмамланган. Видеокүзәтү, сантехприборлар, җылыту җайланмалары һәм җылылык пункты урнаштыру, вентиляция системасы урнаштыру, эшләтеп җибәрү-көйләү һәм башка эшләр эшләнгән.

Объектның тулы канлы эшләве өчен мәдәни мирас объектларын саклау буенча Татарстан Комитеты, Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы белән берлектә, мәчет территориясен төзекләндерү һәм һәйкәлнең эчке ягын төзекләндерү өчен җайланмалар сатып алу мәсьәләләрен тикшерә.

Казанның Яңа Татар бистәсендәге «Иске Таш» мәчете 1802 елда сәүдәгәр Габдулла Үтәмешев тарафыннан 1552 елда Казанны саклаганда һәлак булган мөселманнар җирләнгән урында төзелә. Габдулла Үтәмешев мәшһүр хәйрияче була һәм бик күп мәчетләр сала. «Иске Таш» мәчете-традицион күләм-планлаштыру чишелеше, фасадларның классицистик бизәлеше һәм манараның романтик формалары белән аерыла, Болгар архитектурасыннан килеп чыккан татар культ архитектурасы һәйкәле булып тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International