ЯҢАЛЫКЛАР


10
декабрь, 2024 ел
сишәмбе

ТР Мәдәни мирас объектларын саклау комитеты Биектау районының Усады авылында урнашкан «И.Н.Журавлев утары, XIX гасыр ахыры» һәйкәлен мәдәни мирас объектларының бердәм реестрына кертте.


9
декабрь, 2024 ел
дүшәмбе

9 декабрьдә РФ Федерация Советының утырышлар залында аның Рәисе Валентина Матвиенко җитәкчелегендә «Россия Федерациясе халыкларының мәдәни мирас объектларын (тарихи һәм мәдәни ядкарьләрен) саклау: программалы якын килү һәм законнар белән тәэмин итү»темасына парламент тыңлаулары узды.

Бүген Казан милли тикшеренү технология университетында мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитетының һәм Комитет каршындагы Эксперт советының күчмә утырышы булды, анда мәдәни мирас объектларын саклау мәсьәләләре каралды.


6
декабрь, 2024 ел
җомга

Татарстанның мәдәни мирас объектларын саклау комитеты рәисе Иван Гущин массакүләм мәгълүмат чаралары өчен матбугат туры барышында хәбәр иткәнчә, федераль әһәмияттәге «Һәлак булган сугышчыларга һәйкәл» мәдәни мирас объектында  ремонт-реставрация эшләрен 2025 елның августында тәмамларга планлаштыралар.


4
декабрь, 2024 ел
чәршәмбе

Моңа кадәр билгеле булмаган биш археологик мирас объекты Татарстан территориясендә археологик разведка барышында табылган. Разведка кыр эшләре хуҗалык тарафыннан үзләштерелергә тиешле кишәрлекләргә тарихи-мәдәни экспертиза уздыру кирәклеге турындагы законнарның мәҗбүри таләбе кысаларында уздырылды.


2
декабрь, 2024 ел
дүшәмбе

2 декабрьдә Татарстан Республикасының мәдәни мирас объектларын саклау комитеты Казан федераль университетында утырыш үткәрде. Анда ул «В.П. Энгельгардт Астрономия обсерваториясе» Бөтендөнья мирас объектының (ЮНЕСКО) астрономия паркын булдыру белән функциональ-пространство үсеше концепциясен эшләүгә халыкара конкурс старт алуы турында сөйләде. Оештыру комитеты гаризалар кабул итүгә ачык.

Татарстан Республикасында республика башкарма хакимият органнарының максатларын һәм бурычларын ачыктан-ачык формалаштыру һәм аларның үтәлешенә җәмәгать контроле буенча проектны гамәлгә ашыру дәвам итә.


29
ноябрь, 2024 ел
җомга

Бүген Татарстан Республикасының мәдәни мирас объектларын саклау комитеты журналистлар өчен Менделеевскта «П.К. Ушков һәм Ко химия заводлары ширкәте конторасы» региональ әһәмияттәге реставрацияләнә торган мәдәни мирас объекты буенча матбугат туры уздырды. Мәдәни мирас объектларын саклау комитеты рәисе Иван Гущин аварияләргә каршы комплекслы чаралар һәм объектта реставрация эшләре турында сөйләде. Хәзерге вакытта ремонт-реставрация эшләре тулы куәтенә бара. Комитет белгечләре мәдәни мирасны саклауның барлык нормалары һәм стандартлары үтәлешен тикшереп торалар.


28
ноябрь, 2024 ел
пәнҗешәмбе

ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы исемлегенә кергән уникаль мәдәни һәйкәлләрнең сакланышын тәэмин итү кысаларында аларны яклауга мөһим адым ясалды. Аерым алганда, ЮНЕСКО сагы астында булган барлык дүрт объект буенча да идарә планнары эшләнде һәм расланды. Бу РФ Мәдәният министрлыгы һәм хакимиятнең төбәк органнары белгечләре тырышлыгы белән мөмкин булды. Бу хакта ТР Мәдәни мирас объектларын саклау комитеты рәисе РФ Мәдәният министрлыгы коллегиясендә сөйләде.


27
ноябрь, 2024 ел
чәршәмбе

Мәдәни мирас объектларын саклау буенча ТР Комитеты рәисе Иван Гущин бүген Мәдәният үсешенә керткән зур өлеше һәм күпьеллык нәтиҗәле эше өчен Россия Федерациясе Мәдәният министрлыгының Мактау грамотасын алды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International