19 мартта 10.00 сәгатьтә «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында мәдәни мирас объектларын саклау буенча Татарстан Комитеты рәисе Иван Гущин, «ДОМ.РФ» АҖ вәкиле һәм Алабуга һәм Чистай районнары башкарма комитетлары вәкилләре белән матбугат конференциясе узачак.
Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның 2024 елның 29 февралендә Федераль Собраниегә Юлламасын гамәлгә ашыру буенча йөкләмәләр исемлегенең 21 пунктын үтәү йөзеннән Россия Федерациясе Хөкүмәте Россия Федерациясе субъектларының башкарма органнары белән берлектә 2030 елга «ДОМ.РФ»АҖ катнашында кимендә 1 мең мәдәни мирас объектын канәгатьләнерлек хәлгә китерергә тиеш.
Матбугат конференциясендә без Россия Президенты йөкләмәсе кысаларында кабул ителгән яңа федераль ташламалы программа турында сөйләячәкбез, аның ярдәмендә проект документациясен эшләргә, торышы канәгатьләнерлек булмаган архитектура һәйкәлен торгызырга һәм заманча файдалануга җайлаштырырга мөмкин.
Шулай ук без Татарстанда мәдәни мирас объектларын торышы канәгатьләнерлек булмаган килеш 1 сумга тапшыру программасын гамәлгә ашыру шартлары, инвесторлар белән эшләү турында сөйләрбез. Аерым алганда, Чистай һәм Алабуга тарихи җирлекләре вәкилләре тарихи объектларны гамәлгә ашыру тәҗрибәләре белән уртаклашачаклар. ДОМ.РФ вәкиле мәдәни мирас объектларын торгызу өчен ташламалы кредитлау шартлары турында сөйләячәк.
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы сайтында матбугат конференциясен онлайн-трансляцияләү оештырылачак. Моннан тыш, матбугат конференциясе Вконтактедагы комитетның социаль челтәрләрендә онлайн трансляцияләнәчәк: https://vk.com/wall-173650063_1539