Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Татарстан Республикасының мәдәни мирас
объектларын саклау комитеты
рус
тат
Сорау бирү
Комитет турында
Комитет карамагындагы киңәшмә органнары
Комитетның җитәкчелеге
Комитетның структурасы
Тарих
Ведомство карамагындагы учрежденияләр
Эшчәнлек
Коррупциягә каршы көрәш
Кадрлар сәясәте
Гаммәви фикер алышу өчен документлар (ГИКЭ актлары)
Сак йөкләмәләре
Мәдәни мирас объектлары милекчеләренә (кулланучыларга) ярдәм
Дәүләт күзәтчелеге (контроль)
Мәдәни мирас объектлары
Вәзгыять үзәге
Монополиягә каршы комплекс
Дәүләт хезмәтләре
Документлар
Комитет эшчәнлеген реламентлаучы документлар
ГОСТ
Мәдәни мирас объектларын саклау өлкәсендәге югары хакимият органнарының циркуляр хатлары, боерыклары, карарлары (мәҗбүри үтәлү өчен)
ТРда шәһәр төзелеше эшчәнлеге
Административ регламентлар
Норматив документлар
Җайга салу йогынтысын бәяләү
Мәдәни мирас объектларының килештерелгән мәгълүмати язмалары һәм атамалары
Матбугат хезмәте
Подписка на новости
Яңалыклар тасмасы
Чаралар
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Йомгаклау коллегиясе материаллары
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Кайнар линия
Законнар
Интернет кабул итү бүлмәсе
Элемтә өчен мәгълүмат
Гражданнар мөрәҗәгатьләрен карау турында хисап
Гражданнарны кабул итү тәртибе һәм вакыты
Еш бирелә торган сораулар
Файдалы мәгълүмат
Татарстан Республикасы Дәүләт комитетлары
Татарстан Республикасының мәдәни мирас объектларын саклау комитеты
Татарстанның Мәдәни мирас объектын үстерү концепциясе конкурсы финалында Россия һәм Кытай командалары катнашачак
2025 елның 24 марты, дүшәмбе
Конкурска йомгак 18 апрельдә Казанда ясалачак, вакыйганы һәйкәлләр һәм тарихи урыннар көненә багышлап уздырачаклар. Исегезгә төшерәбез, Татарстанда республика Хөкүмәте ярдәме белән 2024 елның 5 ноябреннән 2025 елның 18 апреленә кадәр Бөтендөнья мирасы объектын (ЮНЕСКО) үстерү концепциясен эшләүгә «В.П. Энгельгардт Астрономия обсерваториясе» халыкара конкурсы уза. Конкурс «Яңарыш» Республика фонды, Россия архитектура һәм төзелеш фәннәре академиясе, Һәйкәлләрне һәм истәлекле урыннарны саклау буенча халыкара советның милли комитеты (ИКОМОС, Россия) тарафыннан үткәрелә. Конкурс эшләре халыкара экспертлар жюрисы тарафыннан бәяләнәчәк. Обсерватория – гомуми мәйданы 19 гектарга якын булган җиде уникаль мәдәни мирас объектыннан торган комплекс, 2023 елда ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы исемлегенә кертелгән, бу аның фән һәм мәдәният өчен әһәмиятен ассызыклый. Конкурсның максаты – тарихи мирасны саклау, Татарстанның Зеленодольск районында урнашкан В.П. Энгельгардт исемендәге Астрономия обсерваториясенең туристлык потенциалын заманча файдалану һәм үстерү. Ярымфиналга проект эшләрен Россиянең профильле югары уку йортларыннан Мәскәү, Санкт-Петербург, Казан, Новосибирск, Екатеринбург, Түбән Новгород һәм Донецк Халык Республикасыннан 13 команда, шулай ук Шаньдун архитектура университетыннан (Кытай) 5 команда тәкъдим итте. Конкурста катнашу өчен Россиядән һәм чит илләрдән 12 профильле югары уку йорты гариза биргән. Гариза биргән конкурсантлар арасында Әрмәнстанның архитектура һәм төзелеш Милли университеты студентлары һәм өч Кытай югары уку йорты студентлары бар. Барлыгы 37 команда формалаштырылган, аларның абсолют күпчелеген Кытай командалары тәшкил итә (23 команда). «Бу проект уникаль мәдәни һәйкәлләрне саклап калырга ярдәм итеп кенә калмый, бәлки халыкара җәмәгатьчелекнең игътибарын киләчәк буыннар өчен мирасны саклауның мөһимлегенә дә җәлеп итә», - дип хәбәр итте мәдәни мирас объектларын саклау буенча Татарстан Республикасы Комитеты рәисе Иван Гущин.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
21
май, 2026 ел
Чистайда мәдәни мирас объектларын хуҗалык әйләнешенә кертү турында фикер алыштылар
Мәдәни мирас объектларын хуҗалык әйләнешенә кертү мәсьәләләре бүген Чистайда узган «Идел-Кама: тарих, социаль-мәдәни мирас һәм перспективалар» IV Халыкара фәнни-гамәли конференциясенең темасы булды.
Кайбыч районында дүрт һәйкәл саклау зоналарына ия булды: төзүчеләр һәм халык өчен нәрсә үзгәрәчәк
Кайбыч районында дүрт һәйкәл саклау зоналарына ия булды: төзүчеләр һәм халык өчен нәрсә үзгәрәчәк
20
май, 2026 ел
Тәтештә «Бер сумга объект» программасы буенча 2026 елда дүрт мәдәни мирас объекты сатуга чыгарылачак
19 майда Тәтеш районы хакимиятендә торышы канәгатьләнерлек булмаган мәдәни мирас объектларын сату мәсьәләсе буенча киңәшмә узды.
Сөембикә манарасының алтынланган ярымае реставрацияләнәчәк
«Казан Кремле» музей-тыюлыгы территориясендә быел зур күләмле ремонт-реставрация эшләре планлаштырылган. Планда Казанның төп символларының берсе – Сөембикә манарасын коткару буенча 2022 елда ук башланган эшләрне дәвам иттерү. Белгечләр ул вакытта комплекслы тикшерү уздырганнар, кирпеч өемнәренең, фундаментларның торышын өйрәнгәннәр һәм кирәкле инженерлык эзләнүләрен башкарганнар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз