1 июньдә, Рухлар көнендә (Духов день), Зәй районының Югары Баграж авылында Живоначальная Троица храмын ачу тантанасы булды. Казан һәм Татарстан митрополиты Кирилл яңа изгеләндерелгән гыйбадәтханәдә беренче гыйбадәт тәмамланганнан соң Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановка республикада мәчетләрне һәм православие гыйбадәтханәләрен торгызу буенча системалы эш алып барылуы өчен рәхмәт белдерде.
Татарстанлылар өчен барлык 45 муниципалитетта да бик күп кызыклы чаралар әзерләнгән – фестивальләр, бәйрәмнәр, мастер-класслар, концертлар һәм спорт турнирлары.
Бүген Югары Баграж авылында реставрациядән соң Троица чиркәве — XIX гасыр ахырындагы агач төзелеш сәнгате һәйкәле, төбәк әһәмиятендәге мәдәни мирас объекты ачылды.
Рухлар көнендә (Духов день), 1 июньдә, Зәй районының Югары Баграж авылында масштаблы реставрациядән соң тантаналы рәвештә Троица храмы ачылды. Бөек изгеләндерү дәрәҗәсен Казан һәм Татарстан митрополиты Кирилл башкарды.
Инвесторлар Тәтештә ташламалы бәядән ике кирпеч йорт сатып ала алалар. Ике бина да – борынгы шәһәрнең бай тарихының бер өлеше.
Татарстан Республикасы Мәдәни мирас объектларын саклау комитеты дәүләт тарихи-мәдәни экспертизасы актларын карый. Ике һәйкәл дә төбәк әһәмиятендәге һәйкәлләр сыйфатында мәдәни мирас объектларының бердәм дәүләт реестрына кертеләчәк.
1 июньдә Рухлар бәйрәмендә (Духов день) изгеләндерү йоласын Казан һәм Татарстан митрополиты Кирилл башкарачак. Яңа изгеләндерелгән Троица храмында беренче гыйбадәт кылуда Зәй районының Югары Баграж авылы халкы, хаҗ кылучылар, район кунаклары, тарих белән динне кадерләгән кешеләр катнашачак.
ТР Мәдәни мирас объектларын саклау комитетына республика территориясендә урнашкан 106 объектка карата археологик кыр эшләре уздыру турында хәбәрләр килде.
Татарстанның Зәй районы Югары Баграж авылында Троица чиркәвен ачу тантанасына берничә көн кала битараф булмаган кешеләр өмә оештырганнар. Хатын-кызлар стеналарны, тәрәзәләрне юып, храмны чистартканнар. Ирләр территорияне җыештырып, бар нәрсәне бәйрәмгә әзерләгән.
РФ Дәүләт Думасы 26 майда өченче, соңгы укылышта мәдәни мирас объектларында реставрация эшләрен тизләтәчәк һәм гадиләштерәчәк мөһим закон проектын кабул итте.