Комитет «Бергә саклыйбыз» проекты кысаларында агач төзелеш объектларын торгызу буенча системалы эшне дәвам итә. Агымдагы елда ике объектны: Кукмара районының Әсән-Елга авылындагы 1742 елгы мәчетне һәм Буа районының Зур Фролово авылында XVIII гасыр Казан Богородица чиркәвен торгызуга керештеләр. Бу хакта бүген матбугат конференциясендә Татарстан Республикасы Мәдәни мирас объектларын саклау комитеты рәисе Иван Гущин сөйләде.
«Бергә саклыйбыз» проекты битараф булмаган кешеләрне республиканың дини изге урыннары тирәсендә берләштерә һәм Татарстанның һәр кешесенә мирасны саклауга шәхси өлеш кертергә мөмкинлек бирә. Комитет сайтында мәчет мөхтәсибе һәм чиркәү мәхәлләсе счетлары белән QR-кодлар урнаштырылган. Иганәләр турыдан-туры агач төзелеш һәйкәлләрен торгызуга керәчәк.