XIX гасырның беренче яртысы шәһәр утары флигелендә аварияләргә каршы эшләр башланды. ТР Мәдәни мирас объектларын саклау комитеты тиешле рөхсәтне бирде. Казанда бу бинаны шулай ук Образцов утары дип тә атыйлар.
Эшләр барышында реставраторлар:
· фундаментларны көчәйтәчәк;
· гидроизоляция үткәрәчәк һәм диварларны ныгытачак;
· агач бүлгеләрне, түбә конструкцияләрен һәм агач янкорманы сүтәләр.
Утар өч кирпеч бинадан тора: төп йорт, флигель һәм хезмәт бүлмәләре.
1882 елда Казансуның сул ярында урнашкан утарны танылган нумизмат, картиналар һәм китаплар коллекционеры профессор Дмитрий Образцов сатып ала.
Яңа хуҗа заказы буенча биналар комплексын рус архитекторы Богдан Нилус, Мәскәү модерны дип аталучы осталарның берсе үзгәртеп корган.
Утар озак вакыт ремонтсыз тора. Хәзерге вакытта объект хосусый милектә.