Татарстан Россия Федерациясе субъектларында инвестицион климат торышының илкүләм рейтингында беренче урынны алды

2026 елның 5 июне, җомга

Нәтиҗәләр Петербург халыкара икътисадый форумы кырларында яңгырады. 2017 елдан Татарстан Россия төбәкләре арасында беренче һәм Мәскәүдән соң икенче булды.

Россия төбәкләренең инвестклимат рейтингы нәтиҗәләрен игълан итү барышында Россия Федерациясенең икътисадый үсеш министры Максим Решетников «Инвестицион рейтинг – төбәк башлыгының һәм аның командасының шәхси катнашу мәсьәләсе», дип билгеләп үтте.

Рөстәм Миңнеханов, ТР Рәисе:

«Иң мөһименнән башлыйм – федераль үзәкнең зур ярдәме. Бездә барлыкка килгән барлык кыенлыкларга карамастан, без федераль ярдәмнең барлык чараларыннан файдаланабыз. Икенчедән, бездә ярдәм буенча күп эшләнде. Соңгы елларда без 3 махсус икътисадый зона, 8 алгарышлы үсеш территориясе, 110 сәнәгать мәйданчыгы булдырдык. Нәтиҗәдә, узган ел бу мәйданчыклар 1,5 трлн.сумлык продукция биргән. Болар барысы да оешкан вакытта, тоташтыру, озата бару мәсьәләләре җиңелрәк хәл ителә! Үз акчаларын куркыныч астына куеп, эш урыннары булдыручы кешеләрне без кадерләргә һәм яратырга тиеш!»

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International