Россия Президенты Владимир Путин Петербург халыкара икътисадый форумының пленар утырышында Татарстанны мәдәни мирас объектларын торгызу һәм хуҗалык әйләнешенә кертү буенча нәтиҗәле эшләүче регион буларак билгеләп үтте.
Дәүләт башлыгы җыелучыларга быелдан инвестицион климат торышының илкүләм рейтингында мәдәни мирас объектларында инвестицион-төзелеш циклын кыскартуга бәйле яңа күрсәткеч барлыкка килүе турында искәртте.
Владимир Путин, РФ Президенты:
«Бурыч – аларны тизрәк ремонтлау, хуҗалык әйләнешенә җәлеп итү, халык һәм туристлар өчен уңайлы итү. Бу бигрәк тә Үзәк Россия шәһәрләре, безнең туристлык җәлеп итү нокталары өчен, шул исәптән дөньякүләм танылган Алтын боҗра маршрутында актуаль. Ярославль, Түбән Новгород, Липецк һәм Новгород өлкәләренең, шулай ук Татарстанның мәдәни мирас объектлары белән уңышлы эшләвен билгеләп үтәм. Башка төбәкләр дә алар үрнәгенә иярер дип өметләнәбез».
Россия Президенты сүзләренчә, мәдәни мирас объектларын торгызу һәм төбәкләрне үстерү өчен стратегик бизнес-партнерлар потенциалын активрак файдаланырга кирәк.