Бүген, 6 июньдә, Россиядә Рус теле көне билгеләп үтелә. Бәйрәм Александр Сергеевич Пушкинның туган көненә (227 яшь) туры килә, ул хаклы рәвештә хәзерге рус әдәби теленә нигез салучы булып санала.
Бу көн шагыйрь 1833 елның сентябрендә булган Казанда да киң билгеләп үтелә.
Пушкинның Казанга визиты: тарихи белешмә
Губерна шәһәренә Пушкин 1833 елның 5 сентябренә каршы төндә килә. Визитның максаты – Емельян Пугачев җитәкчелегендәге 1773-1775 еллардагы Крестьян сугышы вакыйгалары турында материаллар җыю. Җыелган мәгълүматлар соңыннан «История Пугачёвского бунта» тарихи монографиясе һәм «Капитанская дочка» повесте нигезенә салынган.
Хатыны Натальяга язган хатында Пушкин болай ди:
«Мин бишесеннән бирле Казанда, шушы вакыткача сиңа язар вакытым булмады... Монда мин картллар – үз героемның замандашлары белән мәш килдем; шәһәр тирәләрен әйләнеп чыктым, сугыш урыннарын карадым, сораштырдым, язып алдым — һәм бу якка юкка гына бармавыма бик канәгатьмен».
Пушкин Казанда нибары 2 көн һәм 7 сәгать үткәрә.
Каанда Пушкин урыннары: мәдәни мирас объектлары
Шәһәрдә бөек шагыйрь булган биналар сакланып калган. Алар барысы да мәдәни мирас объектлары булып тора.
1. Дворяннар җыены кунакханә бинасы (Рәхмәтуллин ур., 6) – Пушкин монда тукталган. Бинада аварияләргә каршы эшләрнең шактый өлеше тәмамланган: стеналар, тоташтырмалар һәм сыгылмалы балкалар көчәйтелгән. Тарихи образны торгызу өчен фасад эшләре башкарыла. Реставрацияне 2026-2027 елларда тәмамларга планлаштыралар.
2. «Профессор К.Ф.Фукс йорты» (Мәскәү ур., 58) — Пушкин Казанның танылган табигать фәннәре галиме янына барган. XIX гасыр башындагы ике катлы йортны реставрацияләү 2012 елдан алып барыла. Аварияләргә каршы чаралар үткәрелгән, фундамент ныгытылган, диварлар салынган.
3. Галиәсгар Камал ур., 20/7 адресы буенча урнашкан бина – Пушкин маршруты белән бәйле мәдәни мирас объекты.
Иван Гущин, ТР Мәдәни мирас объектларын саклау комитеты рәисе:
«1859 елда ук Аполлон Григорьев: «Пушкин — наше всё», – дигән, бу канатлы фраза шагыйрьнең рус мәдәниятендәге урынын бик яхшы чагылдыра. Безнең уртак бурыч – аның мирасын, ул булган урыннарны да кертеп, саклап калу һәм бу истәлекне киләчәк буыннарга тапшыру. Казандагы Пушкин объектлары дәүләт саклавында тора. Бүген аларның берничәсендә актив реставрация эшләре алып барыла: Дворяннар җыены кунакханә бинасы һәм Фукс йорты торгызыла. Без бу биналарны саклап калырга гына түгел, ә аларны, шәһәрнең тарихи һәм мәдәни үзәкләре буларак, тулы кыйммәтле тормышка кайтарырга да омтылабыз».