Татарстан башкаласында «Александров пассажы бинасы» төбәк әһәмиятендәге мәдәни мирас объектын этаплап реставрацияләү бара.
Эшләр ТР Мәдәни мирас объектларын саклау комитеты милекчене саклау йөкләмәләрен үтәргә мәҗбүр иткәннән соң башланды.
Бүгенге көнгә шактый күләмдә әзерлек эшләре башкарылган:
Комплекслы инженерлык тикшеренүләре үткәрелгән, таяныч конструкцияләрнең техник торышы турында бәяләмәләр әзерләнгән, җитешсезлекләрне һәм зарарлануларны бетерү буенча тәкъдимнәр эшләнгән.
Беренче чираттагы аварияләргә каршы эшләрне башкару өчен эш документациясе эшләнгән.
Комитет тарафыннан лицензияле подряд оешмасына эшләрне башкаруга рөхсәт бирелде, алар түбәндәгеләрне үз эченә ала:
· подвалның монолит плитәләрен һәм җәяле гөмбәзләрен көчәйтү
· икенче һәм өченче кат бүлгеләрен көчәйтү
· беренче катның япмалары югалган участокларда стеналарның тотрыклылыгын торгызу
Барлык эшләр авторлык һәм техник күзәтчелекнең квалификацияле белгечләре контролендә башкарыла.
«Александров пассажы – Казан символларының берсе, һәм безнең бурыч – бинаны реставрацияләү генә түгел, ә аның тарихи чынлыгын да саклау. Шунысы мөһим, милекче үзенең җаваплылыгын аңлап, үз хисабына эшкә кереште. Бу дөрес алым: һәйкәл хосусый милектә, әмма җимерелмәсен өчен, дәүләт аны контрольдә тота. Эшләр этаплап, аеруча саклык белән бара, һәр этап белгечләр белән килештерелә һәм катгый контроль уза», – дип шәрехләде ТР Мәдәни мирас объектларын саклау комитеты рәисе Иван Гущин.
Исегезгә төшерәбез, Александров пассажы – архитектор Генрих Руш проекты буенча төзелгән XIX гасыр архитектура һәйкәле. Бина Казанның тарихи үзәгендә якты эклектика үрнәкләренең берсе булып тора.