Инвесторлар кунакханә өчен мәдәни мирас объектларын реставрацияләүгә еллык 6% ставка белән кредит ала алачак. Россия Мәдәният министрлыгы һәм ДОМ.РФ борынгы биналарны торгызуны ташламалы кредитлау программасына үзгәрешләрне раслаганнар.
6% лы кредитны Мәдәни мирас объектларының бердәм дәүләт реестрына кертелгән һәм канәгатьләнерлек булмаган объектның милекчесе, арендаторы яисә башка хокук иясе алырга мөмкин. Тарихи корылмада эшләр тәмамланганнан соң кунакханә ачылырга тиеш.
Программа шартлары:
· бинаның мәйданы – 500 кв.м.
· номер фонды – объект мәйданының ким дигәндә 50% өлешен алып торучы кимендә 10 номер
· файдалануга тапшырылганнан соң бер ел эчендә кунакханә сертификация узарга һәм «3 йолдыз»тан түбән булмаган категория алырга тиеш.
Ни өчен бу мөһим
«Кунакханә проектлары өчен ставканы 6% ка кадәр киметү – мирасны саклауга акча кертергә әзер булган инвесторларга реаль ярдәм, – дип шәрехләде ТР Мәдәни мирас объектларын саклау комитеты рәисе Иван Гущин. – Без финанс йөкләмәне киметәбез һәм бер үк вакытта туристлык инфраструктурасын да үстерәбез. Татарстан мондый проектларны озата барырга әзер – без бизнес ягыннан ихтыяҗ булуын күрәбез һәм тарихи биналарның яңа тормыш алуы белән кызыксынабыз».
Тагын нәрсә белергә кирәк
Программа кысаларында торышы канәгатьләнерлек булмаган теләсә кайсы объектны торгызуга ташламалы кредит алырга мөмкин. Әгәр инвестор кунакханә ачарга җыенмаса, кредит 9% ка бирелә.
Акчаларны түбәндәгеләргә юнәлдерергә мөмкин:
· проект документациясен эшләү
· реставрация эшләре
· мәдәни мирас объектларын заманча файдалануга җайлаштыру
Программа РФ Президентының 2030 елга кимендә 1000 мәдәни мирас объектын норматив хәлгә китерү турындагы йөкләмәсе кысаларында гамәлгә ашырыла.
Программада катнашучылар:
· кредитларны 6 эре банк бирә ( ДОМ.РФ банкы, ВТБ, Сбер, Альфа-Банк һ.б.)
· кече һәм урта бизнес вәкилләре КУЭ корпорациясенең «зонт поручительство»ларын җәлеп итә ала, алар программа шартлары һәм туры килә торган объектлар турында тулырак мәгълүмат белән тәэмин итә - наследие.дом.рф сайтында.