«Казан Кремле» музей-тыюлыгы территориясендә быел зур күләмле ремонт-реставрация эшләре планлаштырылган. Планда Казанның төп символларының берсе – Сөембикә манарасын коткару буенча 2022 елда ук башланган эшләрне дәвам иттерү. Белгечләр ул вакытта комплекслы тикшерү уздырганнар, кирпеч өемнәренең, фундаментларның торышын өйрәнгәннәр һәм кирәкле инженерлык эзләнүләрен башкарганнар.
2024 елда белгечләр заманча гидроизоляция ярдәмендә манараны дымнан саклаганнар, куркыныч ярыкларны углерод җепселләре белән ныгытканнар һәм фасадны чистартканнар, зыян күргән кирпеч өемнәрен торгызганнар.
Комплекслы реставрациянең яңа этабы:
- манараның нигезен ныгыту;
- спираль анкерлар кулланып, кирпеч өемен торгызу;
- бүлгеләрне һәм баскычларны көчәйтү;
- агач корылмаларны уттан һәм биологик зарарланулардан саклау.
Манараның тарихи кыяфәтенә аерым игътибар биреләчәк – оригиналь тәрәзә һәм ишек тутырмалары торгызылачак, югалган кубоклы рәшәткәләр һәм XVIII гасыр үрнәгендәге чүкеп ясалган элементлар торгызылачак. Ярусларның түбәләрен һәм парапетларны бакыр белән тышлыйлар (хәзер алар яшел төскә буялган), ә манара башындагы атаклы ярымай реставрацияләнәчәк.
Сөембикә манарасын реставрацияләүгә 130 млн.сумнан артык акча тотылачак.