Чистайда мәдәни мирас объектларын хуҗалык әйләнешенә кертү турында фикер алыштылар

2026 елның 21 мае, пәнҗешәмбе

Мәдәни мирас объектларын хуҗалык әйләнешенә кертү мәсьәләләре бүген Чистайда узган «Идел-Кама: тарих, социаль-мәдәни мирас һәм перспективалар» IV Халыкара фәнни-гамәли конференциясенең темасы булды.

Чистай территориясендә Мәдәни мирас объектларының бердәм дәүләт реестрына 227 объект кертелгән. Узган ел ул тагын 11 яңа һәйкәл белән тулыланды, бу һәр тарихи объектның кыйммәтен тану һәм инвентаризацияләү буенча системалы эш алып бару турында сөйли.

Әмма саклана торган объектларның күп булуы муниципалитет алдына җитди сынаулар куя. Төп мәсьәлә – торышы канәгатьләнерлек булмаган объектларны хуҗалык әйләнешенә җәлеп итү.

ТР Мәдәни мирас объектларын саклау комитеты рәисе урынбасары Гөлия Камалетдинова үз докладында билгеләп үткәнчә:

«Һәр объект аерым якын килүне таләп итә. Бүген Чистайда торышы канәгатьләнерлек булмаган 20 һәйкәл үз инвесторларын эзли. Без бу бурычны системалы хәл итүгә әзер, һәм «Бер сумга объект» программасы – төп инструментларның берсе».

Исегезгә төшерәбез, «Бер сумга объект» программасының операторы булып ДОМ.РФ тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International