19 майда Тәтеш районы хакимиятендә торышы канәгатьләнерлек булмаган мәдәни мирас объектларын сату мәсьәләсе буенча киңәшмә узды.
Анда ТР Мәдәни мирас объектларын саклау комитеты рәисе Иван Гущин, Тәтеш районы администрациясе башлыгы Рәмис Сафиуллов, «ДОМ.РФ тармак программаларын гамәлгә ашыру» юнәлеше җитәкчесе Екатерина Болдырева, шулай ук муниципаль учреждениеләр вәкилләре һәм потенциаль инвесторлар катнашты.
Тәтеш районы территориясендә 71 мәдәни мирас объекты (шул исәптән 37 археология объекты) һәм 92 ачыкланган объект (шул исәптән 82 археология объекты) тупланган. Тәтеш шәһәрендә 35 мәдәни мирас объекты һәм 5 ачыкланган объект урнашкан.
Иван Гущин билгеләп үткәнчә, Тәтешебез үзенең уникаль кыяфәтен саклый, ә шәһәр халкы һәм кунаклары тере тарих белән көн саен ләззәтләнә ала. Әмма авария хәлендәге объектларны хуҗалык әйләнешенә кертүгә бәйле сораулар да бар.
Комитет һәм ДОМ.РФ белгечләре «Бер сумга объект» программасы һәм 2026 елда аукционга чыгару планлаштырылган объектлар турында җентекләп сөйләделәр. Спикерлар ташламалы кредит мөмкинлекләренә аерым игътибар бирделәр. Мәгълүмат инвесторлар арасында җанлы бәхәс уятты.
2026 елда Тәтеш районында торышы канәгатьләнерлек булмаган дүрт мәдәни мирас объектын сатуга чыгарырга планлаштыралар:
- «Земство даруханәсе бинасы», XIX гасыр ахыры, Тәтеш ш., Свердлов ур., 13 й.
- «Шитухин йорты», XX гасыр башы, Тәтеш ш., Свердлов ур., 61 й.
- «П.Ф. Крупин йорты», XIX гасыр ахыры, Тәтеш ш., Либкнехт ур., 23 й.
- «П.Я. Ашмарин йорты», XIX гасыр ахыры, Тәтеш ш., к. Либкнехт ур., 12 й.