Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Күренекле шәхесләр һәм истәлекле вакыйгаларны мәңгеләштерү буенча ведомствоара комиссия утырышы булды, аның барышында монументаль сәнгать әсәрләрен (мозаика, сграффито һәм панноны да кертеп) өйрәнү һәм аның реестрын төзү мәсьәләсе каралды.
Әлеге тема буенча доклад белән Татарстан Республикасы Рәисе ярдәмчесе, Ведомствоара комиссиянең декоратив-монументаль сәнгать объектлары реестрын өйрәнү һәм төзү буенча эш төркеме җитәкчесе Олеся Балтусова чыгыш ясады.
Комиссия әгъзалары монументаль сәнгать әсәрләрен дәүләт саклавының мөһимлеген һәм Мәдәният министрлыгы, Мәдәни мирас объектларын саклау комитеты һәм җирле үзидарә органнары дәрәҗәсендә махсус реестр булдыру кирәклеген ассызыкладылар.
Мәсьәлә көн тәртибеннән алынмады һәм киләчәктә мондый объектларны саклау буенча чараларны гамәлгә ашыру механизмы һәм тәртибе турында фикер алышу планлаштырыла.