Татарстанның Яңа Чишмә районында электрлаштыру объектын урнаштыру планлаштырылган территориягә тарихи-мәдәни экспертиза үткәргәндә хуҗалык эшләре зонасының Яңа Чишмә шәһәрлегенә эләгүе ачыкланган. Бу археология һәйкәлендә б.э. VI-VII гасырларына һәм Идел Болгарының XI-XIII гасырларына караган Имәнкискә мәдәниятенең культура катламнары бар.
Һәйкәл галимнәргә 1877 елдан бирле билгеле һәм С.М. Шпилевский хезмәтләрендә тасвирлана. Әмма бүгенге көнгә кадәр һәйкәлнең чикләре заманча таләпләр нигезендә координаталар системасында теркәлмәгән. Тикшеренүчеләр эш барышында түбәндәгеләрне теркәгәннәр: биеклеге 2,15 м кадәр булган вал, шулай ук тирәнлеге 2,5 м кадәр булган чокыр.
Тикшерүләрнең нәтиҗәсе булып Комитет тарафыннан һәйкәл территориясенең чикләрен һәм аннан файдалану режимын раслау турында норматив-хокукый акт кабул ителде, соңыннан белешмәләрне кадастр исәбенә кертү һәм археологик мирас объектын саклау буенча проект документациясе бүлеген эшләү булды.
Кызыклы үзенчәлек – Болгар шәһәрлегенең фортификация ныгытмаларының бер өлеше XVII-XVIII йөзләрдә дә тиешенчә файдаланылган, Иске Кама утар сызыгын торгызганда аның составына инде булган оборона корылмалары буларак кергән.