Татарстан Республикасының Мәдәни мирас объектларын саклау комитеты Питрәч районының Шәле авылында урнашкан 19 гасыр мәчетен реставрацияләү проектына заказ бирде. Мәчет мәдәни мирас объекты статусына ия, ул татар халык архитектурасы традицияләрендәге йола архитектурасы һәйкәле.
Мәчет якынча 1895 елда төзелгән. Хәзер бина тузган хәлдә, аның ишекләре йозакка ябылган.
Совет елларында мәчетне җимермиләр, манараны кисмиләр. Әмма бинаны башка ихтыяҗларга җайлаштырганнар.
Мәчетне реставрацияләү проектын эшләүгә, ата-бабаларының мирасын һәм хәтерен саклап калу өчен, реставрацияләүне сораган җирле халыкның күпсанлы мөрәҗәгатьләреннән соң керешелгән.