Крестовниковлар фабрикасының тарихи бинасында реставрация эшләренең икенче этабына керештеләр

2025 елның 14 августы, пәнҗешәмбе

Казан үзәгендәге Габдулла Тукай урамындагы 113 нче йортта «Бертуган Крестовниковлар» фабрика-сәүдә ширкәте бинасын масштаблы реставрацияләү эшләре башланды. Бина төбәк әһәмиятендәге мәдәни мирас объекты, XIX – XX гасыр башы сәнәгать архитектурасы һәйкәле булып тора. Реставрацияләү процессы Татарстан Республикасы мәдәни мирас объектларын саклау комитетының катгый контроле астында уза.

Хәзерге вакытта бинада аварияләргә каршы эшләр башкарылган, реставрацияләүнең икенче этабына керешкәннәр. Төп чаралар арасында:

- Кирпеч стеналардагы ярыкларны ремонтлау һәм салу җөйләрен торгызу.

- Грунт белән турыдан-туры контактта булган подвал диварларын гидроизоляцияләү.

- Традицион материаллар һәм технологияләр кулланып түбә япмаларын алыштыру һәм ишекләрне һәм тәрәзә рамнарын реконструкцияләү.

- Бетонны көчәйтүнең заманча ысулларын куллануны да кертеп, фундаментны һәм таяныч конструкцияләрне ныгыту.

- Лифтлар урнаштыруны һәм пандуслар булдыруны да кертеп, уңайлы шартлар тудыру.

 

«Бертуган Крестовниковлар «фабрика-сәүдә ширкәте бинасы» мәдәни мирас объекты Казанның Иске Татар бистәсе районында Габдулла Тукай һәм Нурсолтан Назарбаев урамнары киселешендә, Түбән Кабан күле янында урнашкан. Бина 1855 елда Мәскәүнең «Братья Крестовниковы» компаниясе тарафыннан стеарин-сабын кайнату производствосы ачылуы белән билгеле. XIX гасыр ахырына җитештерү куәтләре шулкадәр үсте ки, предприятие илдә стеарин җитештерүчеләрнең иң эреләренә әверелде, продукция күләме һәм хезмәткәрләр саны буенча көндәшләрен ике тапкырга диярлек узып китте.

Совет чорында заводны миллиләштергәннәр, ә соңрак аның территориясен институт, техникумнар һәм хәтта хәрби госпитальгә тапшырганнар. 2002 елда дәүләт саклавына куелган.

2014 елдан бина буш иде, ләкин хәзер инвестор ярдәмендә аны торгызу башланды. Масштаблы реставрациядән соң фабрика бинасында кунакханә ачарга планлаштыралар. Фабрика үзенең тарихи йөзен һәм контсруктив үзенчәлекләрен саклап кына калмыйча, заманча торак һәм иҗтимагый киңлекләр рәвешендә яңа тормыш алачак.

Видеоны ТР Мәдәни мирас объектларын саклау комитетының социаль челтәрләрендә сылтама буенча карый аласыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International